2017 елның 25 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина Арча районы Яңа Кырлай авыл җирлегенең Өчиле авылында булып кайтты.
Гражданнарга сыйфатлы кер юу машинасын һәм смартфонны кире кайтару һәм башкасына алыштыру, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарны кире кайтару, сыйфат тикшерүе һәм экспертиза үткәрү мәсьәләләре, претензияләрне карап тикшерү сроклары; ювелир әйберләрен алыштыру, гарантия ремонты сроклары буенча киңәш-табышлар ирештерелде.
Кулланучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә консультацияләр бирелде. Товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланганда кулланучыларның гамәлләре тәртибе һәм хокуклары аңлатылды.
Чара барышында халыкка төрле мәгълүмати буклетлар, бүлек реквизитлары урын алган визиткалар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары өләшенде.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулллану базарында үзен ышанычлырак хис итү, товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәтүгә (эшләр башкаруга) заказ биргәндә уяурак, саграк булу мөмкинлеге ача һәм, товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтүгә (эшләр башкару) килешүләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп туганда, гражданнарга “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәргеч бирә.