24 июль көнне Актаныш авылы башкарма комитетының хакимият бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы гражданнарны күчмә кабул итү оештырды. Чараны Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Раиф кызы Муллина үткәрде.
Гражданнарны кабул итүнең буласы турында мәгълүмат муниципаль район сайтына алдан ук урнаштырып куелган иде. Кабул итү, график нигезендә – 13.00дән 16.00 сәгатькәчә, алдан язылып кую буенча уздырылды.
Актаныш авылы эшмәкәрләре хәмер һәм куллану базары өлкәсендәге проблемалары турында сөйләү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыкты. Кабул итү барышында шундый берничә мөрәҗәгать каралды. Мөрәҗәгатьләр проблематикасы асылда шәхсән характерда түгел, бәлки район эшмәкәрләренең күпчелегенә кагылышлы булды.
Әйтик, бер эшмәкәр алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензия алу өчен кирәкле документлар исемлегенә бәйле сорау бирде. Актаныш муниципаль районында хәмер продукциясе базарындагы хәлләр: сату күләме, җан башына куллану күләме, өй шартларында эшләнгән спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше, шулай ук административ эшләр буенча Актаныш эшмәкәрләре тарафыннан штрафлар түләү мәсьәләсе каралды.
Моннан тыш сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләргә, тәгаенләп әйткәндә, сыйфатсыз товарлар сату мәсьәләсенә һәм низаглы төрле хәлләр килеп туганда аларны хәл кылу юлларына кагылып үтелде. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төстәге яисә комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган товарлар исемлеге һ.б. нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чарага җыелган барча халыкка гамәлдәге законнар нигезендә барысы да тәфсилләп аңлатылды.
Мондый очрашуларның бик файдалы булуын искәртеп үтәсе килә. Алар турыдан-туры урыннарда халыктан объектив мәгълүматлар ишетү һәм гражданнарга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Алга таба Тукай һәм Әгерҗе районнарына да шундый ук сәфәрләр оештырылачак.