Татарстанда районнарның авыл җирлекләре хакимиятләре башлыклары һәм белгечләре катнашында зона семинар-киңөшмәләре үткәрелә.
2017 елның 24-25 июлендә Аксубай районының Иске Ибрай һәм Иске Илдерәк авыл җирлекләрендә дә нәкъ менә шундый очрашулар узды. Аларда Түбән Кама территориаль органы вәкиле катнашты. Пленар семинар-киңәшмәдә көн кадагына суга торган мәсьәләләр, шул исәптән Аксубай районы территориясендә сәүдә һәм алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсен җайга салу буенча проблемалар каралды. Контрольлек-инспекция бүлеге белгеч-эксперты семинарда катнашучылар игътибарын хәмер базарын үсетрү мәсьәләләренә юнәлтте. Семинарда, аерым алганда, муниципаль берәмлекләр территориясендә мониторинг кысаларында системалы төстә үткәрелеп килә торган алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм хәмер базарын легальләштерү чаралары буенча фикер алышу булды.
Чарада катнашучылар алкогольле продукцияне сатуның хокукый аспектларын тикшерде, халык белән акчалата исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану буенча закондагы үзгәрешләрне, товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатканда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законны үтәү мәсьәләсен карады.
Семинар ахырында йомгаклар ясалды. Җирлекләр башлыклары, мондый эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртеп, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча иркенләп фикер алышты.