Ял итәргә вакыт юк. Олимпиадага әзерләнәбез

2017 елның 28 июле, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, балаларның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү йөзеннән, менә инде дүртенче ел рәттән гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныфларында укучылар өчен куллану нигезләре буенча республика олимпиадасын үткәрә.

Мәктәп укучыларының олимпиадаларда катнашуы, беренчедән, балаларга тәҗрибә һәм белем туплау мөмкинлеге бирсә, икенчедән, аларның тормышка карашын киңәйтә. Моннан тыш олимпиадаларда актив катнашу югары уку йортларында керү мөмкинлеген дә арттыра әле. 

Агымдагы 2017 ел үзенчәлекләрен билгеләп үтәргә кирәк. “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча олимпиада нәтиҗәләре тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә муниципаль берәмлекләрнең рейтинг бәяләмәсенә кертелде. Шуңа күрә 2016 елгы олимпиада нәтиҗәләре 2017 елның августында муниципаль берәмлекләрнең рейтингын төзегәндә исәпкә алыначак.

Быел, алдагы еллардагы кебек үк, куллану белемнәре буенча республика олимпиадасының беренче этабы 1 сентябрьдә башланып китәчәк.

Егет-кызларны инде хәзер үк олимпиадага әзерләнә башларга өндибез! Җәйге айларда аларга, иренмичә генә, норматив-хокукый актлар – Россия Федерациясе Гражданлык кодексын, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законын һәм башка документларны укып чыгуга вакыт табарга тырышасы иде.

Җәен мөстәкыйль әзерләнү мәктәп укучыларына олимпиада биремнәрен җиңел генә үтәү, ә иң мөһиме – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләштергән белемнәрен тормышта куллану мөмкинлеге бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International