Һәр кулланучы сәүдә объектында теге яки бу товарны сайлаганда, ярдәм сорап, сатучыга мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә сатучы сәүдә өлкәсендәге законнарны, кулланучы хокукларын, сатучы бурычларын һ.б. үзенең биш бармагыдай бик яхшы белергә тиеш.
Шуны истә тотып, 2017 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Кукмара шәһәренең “Юмарт” Сәүдә үзәгендә урнашкан хосусый эшмәкәр Р.В.Габбасовның сәүдә ноктасы хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды. Әлеге чараның максаты куллану базары эшчәнлеген җайга салучы гамәлдәге законнарны сатучыларга аңлатудан гыйбарәт булды.
Семинарда катнашучылар игътибарына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүматлар ирештерелде. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре” аңлатылды. Шулай ук сатуга чыгарылган азык-төлек товарларына бәя белешмәлекләрен дөрес итеп эшләү һәм урнаштыру зарурилыгы, сатып алучыларга хезмәт күрсәтү культурасы игътибар үзәгенә алынды.
Халыкның куллану өлкәсендәге аң-белемнәрен киңәйтү-үстерү максатында чарага җыелган барча кешегә “кулланучылар өчен белешмәлекләр”, “җирле продукциянең өстенлеге турында” буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды һәм үзебезнең – Татарстанда җитештерелгән продукциянең өстенлеге турында аңлату характерында әңгәмә үткәрелде.