Гарантия срогы дәвамында товарда теге яки бу кимчелек беленеп, сыйфатына дәгъва белдерергә кеше табып булмаса: кибет ябылса яки урнашу урынын үзгәртсә, яисә сәүдә предприятиесе хуҗалык эшчәнлеген туктатса, кулланучыга нәрсә эшләргә кала?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, кулланучы сатучыга яки вәкаләтле оешмага, яисә вәкаләтле хосусый эшмәкәргә товарның сыйфаты буенча үзенең дәгъваларын белдерүгә хокуклы.
Законның 10 статьясындагы 2 пункты нигезендә, товар турында мәгълүматларда, шул исәптән, җитештерүченең, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәрнең, импортерның адресы (урнашу урыны), фирма атамасы (атамасы) турында мәгълүматларның күрсәтелүе мәҗбүри.
Бу оешмалар турында ниндидер сәбәпләр аркасында мәгълүматлар алып булмаган очракта, төшенкелеккә бирелмичә генә, түбәндәгеләрне белеп торырга кирәк.
Сыйфатсыз товарны хосусый эшмәкәр саткан икән, эшчәнлеген туктатуга һәм сәүдә ноктасын ябуга карамастан, ул, кулланучылар хокукларын яклау турында закон нигезендә, үзе саткан товарларның сыйфаты өчен җаваплылык тотуны дәвам итә.
Юридик зат үзгәртеп оештырылу тәртибендә юкка чыгарылган очракта, кулланучы бу юридик затның хокукый дәвамчысына дәгъва белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 58 статьясы нигезендә, юридик затлар үзгәртеп оештырылганда:
Оешма турында мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы (http://egrul.nalog.ru/) ИНН, ОГРН буенча белергә яки салым инспекциясендә оешма турында ЕГРЮЛдан өземтә алырга була.
Кулланучы таләпләре ихтыярый рәвештә канәгатьләндерелмәгән очракта бәхәс суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин.