Җәй көне шәһәр читендә йортлар төзелеше гөрли, шәһәр фатирларында да ремонт эшләре туктап тормый. Шөкер, куллану базарында үзебезнең, шулай ук чит илләрдә җитештерелгән төзелеш материаллары ассортименты бик бай. Шуның кадәр бай ки, кайвакыт сатып алучыга үзенә кирәкле товарны сайлап алу кыенга туры килә. Шуңа күрә сатудагы төзелеш материалларына карата кайбер таләпләргә игътибарны юнәлтерү кирәк.
Төзелеш материаллары һәм эшләнмәләрен сату үзенчәлекләре РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең XIV бүлегендә билгеләнгән.
Агач материаллары, агачтан һәм агач материалларыннан эшләнгән әйберләр, төзелеш материаллары, металл продукциясе, эш кораллары, төзелеш эшләнмәләре сату алды әзерлеге узарга тиеш. Бу товарны яхшылап карап чыгуны, брагын ачыклау һәм аерып куюны, комплектының тулу булу-булмавын, товар һәм аның җитештерүчесе турында кирәкле мәгълүматларның күрсәтелү-күрсәтелмәвен тикшерүне күздә тота.
Төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре, үлчәмнәренә, марка, сортларына һәм куллану өлкәсен, куллану үзенчәлекләрен билгеләүче башка характеристикаларына карап, аерым-аерым урнаштырыларга тиеш.
Югарыда телгә алып үтелгән товарлар төркемен сатканда, товар һәм аның җитештерүчесе турында мәгълүматлар, каталоглар, проспект, вкладыш-кәгазьләр рәвешендә (мәгълүматлар рус телендә күрсәтелә), товарда, төрелмәдә, җитештерүче маркировкасында ачык итеп күрсәтелгән булырга тиеш.
Сатучы сатып алучының үз транспортында агач һәм төзелеш материалларын алып китү өчен шартлар тудырырга тиеш.
Товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча яраксыз булып чыкканда, кулланучы 14 көн эчендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны сатучыдан шундый ук товарга алыштырып алуга яки түләнгән акчасын кире кайтаруга (кулланучы мөрәҗәгать иткән көнне сатуда товар булмаган очракта) хокуклы. РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлегенә кертелгән товарлар – метрлап сатыла торган төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм һ.б.) гына бу кагыйдәдән искәрмә булып тора.
Сатучы сатып алучыга товар чегы (анда товар һәм сатучы атамасы, товарга характеристика бирүче төп күрсәткечләр, товарның күләме һәм товарга кагылышлы җитештерүче документациясе, бәясе, сатуны турыдан-туры хәл иткән затның имзасы күрсәтелә) һәм касса чегы (контроль-касса машинасы булганда) тапшырганнан соң сату-алу килешүе төзелгән булып санала.