Бүген кулланучылар теге яки бу товарны сатып алганда еш кына өстәмә гарантияләрне ирексезләп тагу очракларына тап булгалый. Кайвакыт кулланучыларыбыз, килеп туган мондый хәлләрдә хокукларыбыз кысыладыр бит инде, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дигәнрәк сораулар белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына да мөрәҗәгать итә.
Кибетләр ни өчен кыйммәтле көнкүреш техникасына өстәмә гарантия тәкъдим итә? Бу нәрсәне аңлата һәм аны сатып алуга тотылган акчаны кире кайтарып буламы? Сүзебез әнә шул хакта.
Күп кенә кибетләр кыйммәтле көнкүреш техникасын, әйтик, суыткыч, компьютер яки кесә телефонын икенче һәм өченче елга куллану буенча кибет гарантиясен сатып алуга “кодалый”.
Көнкүреш техникасын, техник яктан катлаулы товарларны сатып алганда өстәмә хезмәт күрсәтүләрне көчләп тагу автомобильне иминиятләштергәндә, “корыч ат”ны ремонтлаганда һ.б. ирексезләп тагылган хезмәт күрсәтүләрдән берничек тә аерылып тормый. Дөресен генә әйткәндә, бу кулланучыдан акча “суыру” гына булып тора.
Сатучы ПДС (өстәмә сервис программасы) сатып алуны тәкъдим итеп, РФ Гражданлык кодексы нормаларына таяна. Аның нигезендә гражданнар (физик затлар) үзләренең гражданлык хокукларын үз ихтыяры белән һәм үз мәнфәгатьләрендә генә тормышка ашыра, ягъни өстәмә сервис программасы фәкаль ихтыярый нигездә генә сатып алынырга мөмкин.
Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 16 статьясы нормасы кулланучылар хокукларын яклау сагында тора. Аның нигезендә, бер товарны (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алганда икенче бер товарны (эш, хезмәт күрсәтү) сатып алуны мәҗбүри итеп кую тыела.
Товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) ирекле төстә сатып алуга хокукларын бозу аркасында кулланучыга китерелгән зыян сатучы тарафыннан тулы күләмендә каплана.
Күп кенә сорашып-белешү нәтиҗәләреннән күренгәчә, кулланучыларның күпчелеге товар сатып алган вакытта, беркем белән дә киңәшләшү мөмкинлеге булмаган бер мәлдә, кайвакыт сатучының ирексезләп “кодалавына” чыдый алмыйча, өстәмә хезмәт күрсәтүгә килешүне рәсмиләштерү карарына килә. Кулланучылар берникадәр вакыттан соң гына өстәмә хезмәт күрсәтүнең көчләп тагылган, кирәксез хезмәт күрсәтү һәм үзләреннән өстәмә акча каеру ысулына икәнлегенә төшенә.
Килеп туган мондый хәлдә шуны белеп торырга кирәк: өстәмә сервис сертификаты сатып алсагыз да, аннан баш тартып, түләнгән акчагызны кире кайтаруга хокукыгыз бар. Өстәвенә дөрес булмаган киңәш-табыш алу очрагында гына түгел, бәлки башка сәбәпләр белән дә, әйтик, сатып алучының киредән уйлауга хокукы бар. Бердәнбер шарт: ул да булса – сертификатка тотылган акчаны фәкать аның гамәлдә булу срогы чыкканчы гына кире кайтарырга мөмкин.
Ягъни кулланучы кибеттән килешү, сертификат яки шуның ише берәр документ белән чыгып китәргә тиеш. Анда, документның гамәлдә булу срогында, кулланучы мөрәҗәгать иткәндә, кирәк булган очракта, кибетнең товарга диагностика, ремонт, профилактика үткәререргә тиеш булуы күрсәтелү шарт. Әмма сатып алынган товар сыйфатлы булып, кулланучы “өстәмә гарантия”нең гамәлдә булу срогы дәвамында сатучы хезмәтенә мохтаҗ булмаган очракта, кулланучы, бу килешүнең гамәлдә булу срогы чыкканчы, теләсә кайсы вакытта өстәмә гарантия өчен түләнгән суммасын кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Моны хәтта өстәмә гарантия срогы чыгарга бер-ике көн калганда да хәл итәргә мөмкин. Моның өчен көнкүреш техникасы сатып алынган сәүдә ноктасына акчагызны кире кайтару таләбе урын алган гариза китереп бирү кирәк.
Гаризагызны тапшырганда, сатучы гариза күчермәсенә кабул итү турында язып куярга тиеш. Закон буенча, акчаны кире кайтару өчен сатучыга ун көн вакыт бирелә. Кулланучы үзе үк өстәмә гарантиягә ия булу теләге белдергән булса – шулай. Кибет акчаны кире кайтарудан баш тарткан очракта кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әлеге гарантия, чыннан да, кызыксындырган очракта сертификат нигезләмәсе белән тәфсилләп танышырга кирәк. Һәм инде шартлары белән килешкәч кенә документларга имза салырга. Шул ук вакытта сатучының товар бәясенә өстәмә сервис сертификатын кертүгә яки, товарны аеруча кредитка сатып алганда, кисәтмичә генә сертификатны чекка кертүгә хокукы юк.