Татарстан Республикасында сыра җитештерү һәм сату күләмнәре турында

2017 елның 28 июле, җомга

2017 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Көн тәртибенә пыяла шешәләргә тутырылган ачык төстәге сыраны бәяләү кертелде.

Бүген Татарстан Республикасында ике зур җитештерүче шешәләргә тутырылган, шулай ук агызып сатыла торган сыра җитештерүне хәл итә. Болар – “Пивоварня Москва – Эфес” АҖнең Казандагы филиалы һәм “Булгарпиво” ААҖ.

2017 елның 6 аенда әлеге ике  предприятие 18,0 млн. дал күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештергән. Бу узган елдагы дәрәҗәгә карата 102%  ((17,6 млн. дал) тәшкил итә. Шуның 83% ы (15,0  млн. дал) – “Пивоварня Москва – Эфес” АҖнең Казандагы филиалы, 17% ы (3,1 млн. дал)   -  “Булгарпиво” ААҖ продукциясе.

2018 елда «Татспиртпром» АҖ Татарстан Республикасы территориясендә яңа сыра кайнату производствосы ачуны планлаштыра.

80 нче еллардан башлап, Татарстан Республикасында сыра куллану күләме елына 5 млн. далдан 2012 елда 33  млн. дал күләменә җиткән. Шул ук вакытта соңгы 5 ел эчендә куллану күләменең кимү тенденциясе күзәтелә: 2013 елда 31 млн. дал, 2014 елда – 27 млн. дал, 2015 елда – 25 млн. дал, 2016 елда – 23 млн. дал күләмендә сыра сатылган.

“Пивоварня Москва – Эфес” АҖ Казандагы филиалының республика ваклап сату челтәренә сыра җибәрү күләмнәре тотрыклы түгел: 2013 елда алдагы елдагы дәрәҗәгә карата 76%, 2014 – 123%, 2015 елда – 88%, 2016 елда – 114% тәшкил иткән.

2017 елның 1 нче яртыеллыгында “Пивоварня Москва – Эфес” АҖнең Казандагы филиалы 2,4 млн. дал күләмендә продукция җибәргән, ә 2016 елның 1 нче яртыеллыгында бу күрсәткеч 2,5 млн. дал тәшкил иткән. 2%ка кимегән, дигән сүз.

2016 елга кадәр  “Булгарпиво” ААҖнең сыраны ваклап сату челтәренә җибәрүдә тотрыклы үсеш күзәтелгән: 2013 елда алдагы елдагы дәрәҗәгә карата 138%, 2014 елда – 145%,  2015 елда – 130% тәшкил иткән. Ә менә 2016 елда әлеге күрсәткечнең 2015 елдагы дәрәҗәгә карата 89% кадәр кимүенә юл куелган.

2017 елның 1 нче яртыеллыгында  “Булгарпиво” ААҖ сыра җибәрү күләмен киметүне дәвам иткән: 2016 елның 1 нче яртыеллыгында 0,7 млн. дал булса, хәзер – 0,6 млн. дал.

Дегустациядә 10-12%лы ачык төстәге сыраның 12 үрнәге бәяләнде.

Дегустациядә «Пивоваренная Компания «Балтика» ҖЧҖ, «САН ИнБев» ААҖ, «Объединенные пивоварни Хейнекен» ҖЧҖ, «Московская пивоваренная компания» ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ,  “Пивоварня Москва – Эфес” АҖнең филиаллары продукциясе үрнәкләре тәкъдим ителде.

Дегустациягә чыгарылган продукциянең ваклап сату бәясе – литры 100 сумнан алып 145 сумга кадәр.

Дегустация өчен продукция үрнәкләре шәһәребезнең сәүдә челтәрләреннән сатып алынды.

Дегустация нәтиҗәләрен түбәндәге таблицада китерәбез.

Атамасы

Җитештерүчесе

Гомуми балл

"Клинское светлое"

 "САН ИнБев" ААҖ, Россия,
Мордовия Респ., Саранск ш.

21,7

"Белый медведь - Светлое"

"Пивоварня Москва-Эфес" АҖ филиалы, Россия, Татарстан Республикасы, Казан ш.

20,7

"Жатецкий Гусь" ("Zatecky Gus")

"Пивоваренная компания "Балтика" ҖЧҖ филиалы "Балтика-Самара", Россия, Самара өлкәсе, Кинельск районы,
 Сырейка ав.

20,1

"Бад"

 “САН ИнБев” АҖ, Россия,
Мәскәү өлкәсе, Клин ш.

19,3

"Жигулевское"

 "Булгарпиво" ААҖ, Россия, Татарстан Республикасы, Чаллы ш.

17,9

"Карлсберг" ("CARLSBERG")

"Пивоваренная компания "Балтика" ҖЧҖ филиалы "Балтика-Самара", Россия, Самара өлкәсе, Кинельск районы,
 Сырейка ав.

20,2

"Бавария Премиум Пилзнер"

"Пивоварня Москва-Эфес" АҖ филиалы, Россия, Башкортстан Республикасы, Уфа ш.

21,0

"ХАЙНЕКЕН"

"Объединенные пивоварни Хейнекен" ҖЧҖнең "Волга" филиалы, Россия,
Түбән Новгород ш.

22,1

"Жигули барное"

"Московская пивоваренная компания" ЯАҖ, Россия,  Мәскәү өлк., Мытищи ш.

21,2

"Балтика экспортное" № 7

"Пивоваренная компания "БАЛТИКА"  ҖЧҖ филиалы "БАЛТИКА-ТУЛА",
Россия, Тула ш.

18,3

"ХАМОВНИКИ ПИЛЬЗЕНСКОЕ"

"Московская пивоваренная компания" ЯАҖ, Россия,  Мәскәү өлк., Мытищи ш.

18,3

"Трехгорное"

"Московская пивоваренная компания" ЯАҖ, Россия,  Мәскәү өлк., Мытищи ш.

18,2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International