Чистай территориаль органының июль эссесе

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Агымдагы елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау максатыннан 23 тикшерү үткәрде, шул исәптән: полиция хезмәткәрләре белән – 10, административ тикшерүләр – 13.

Нәтиҗәдә гамәлдәге законнарны бозуның барлыгы 24 очрагы ачыкланды:

  • алкогольле продукцияне ваклап сату турында дөрес булмаган (белә торып дөрес күрсәтелмәгән) мәгълүматлар белән декларацияләр тапшыруның 3 факты;

  • тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртүнең 2 факты;

  • тиешенчә рәсмиләштермәгән килеш кенә алкогольле  продукцияне әйләнештә йөртүнең 1 факты;

  • гражданнарның шәхси йортларыннан өй шартларында җитештерелгән спиртлы продукция (көмешкә) сатуның 7 факты;

  • билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртүнең 3 факты;

  • Алкогольле продукциянең учетын алып бару тәртибен бозуның 8 факты.

Шулай итеп, барлыгы 105,2 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция (шул исәптән Казахстан Республикасында җитештерелгән  – 99,3л) легаль булмаган әйләнештән алынды.

Гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International