Казан территориаль органы да чарадан читтә калмыйча, кулланучыларга проблемалы мәсьәләләрне хәл кылуда үз вакытында ярдәм итү максатыннан чыгып, консультация пункты оештырды.
Моның ише чараларда катнашуыбызның төп максаты – гражданнарга куллану базарында килеп туган хәлләрдән чыгу юлларын эзләп табуга ярдәм итү, кулланучылар һәм сатучыларның хокуклары һәм бурычлары турында сөйләү, кулланучылар хокукларын яклау һәм бу өлкәдә закон таләпләрен үтәү мәсьәләләрендә халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре тарафыннан консультация пунктларын оештыру сатучы белән сатып алучы арасында үзара килеп чыккан мәсьәләләрне урында оператив төстә хәл кылу мөмкинлеге бирә.
Мөрәҗәгать иткән кулланучыларның барчасына “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Моннан тыш Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә кермәгән мәсьәләләр буенча кайсы оешмаларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләп үтелде. Бу көнне Лядской бакчасына җыелган халык «Вестник потребителя» газетасында һәм кулланучылар өчен белешмәлекләрдә урында алган кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча файдалы мәгълүматлар белән танышты.
Мөрәҗәгать иткән бик күпләр урында сорау бирү мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен кызганмады.