Легаль булмаган хәмер сатуга һәм сәүдә өлкәсендә закон бозуларга каршы һәркайсыбыз көрәшә ала. Бушлай гына да түгел әле. “Халык контроле”нә мөрәҗәгать итүчеләрне акчалата бүләкләү көтә. Түләү күләме, ачылган закон бозу төренә карап, 1дән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.
- Хәбәрдә бәян ителгән факт расланып, физик затка яки эшмәкәргә административ беркетмә төзелгән очракта 1 мең сум акча түләнә, - дип аңлатты безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.
Хәбәрендә бәян ителгән закон бозу очрагы расланып, 10нан 100 литрга кадәр күләмдә хәмер продукциясе әйләнештән алынса, хәбәр иткән кешегә 2 мең сум түләнә. Лицензиясез сату факты турында расланган хәбәр өчен дә шундый ук күләмдә акча бирелә. Бу – законны тупас бозу булып санала. Ә инде закон бозу факты буенча җинаять эше кузгатылса яки 100 литрдан артыграк хәмер законсыз әйләнештән алынса, хәбәр ирештергән кешегә 3 мең сум түләнә. Хәбәрне закон бозуга юл куелган сәүдә объекты фотосурәте белән җибәрү мәҗбүри шарт булып тора.
- Дәүләт аклоголь инспекциясе хезмәткәрләре уведомление алгач, планнан тыш тикшерү үткәрә. Мәгълүмат расланса, факт буенча беркетмә төзелә, ә хәбәр авторына матди бүләк бирелә, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева.
Агымдагы елда Татарстанда яшәүче 95 кеше матди бүләкле булган – аларга җәмгысе 358 мең сум акча бирелгән. Хәмернең законсыз әйләнеше турында хәбәр иткән кешеләрне матди бүләкләүнең 2016 елның маенда гамәлгә кертелүен искә төшереп үтик. Хәбәрләрне дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы “Халык контроле” бүлегенә җибәрергә була.
Дәүләт тарафыннан гражданнарыбызны бүләкләүгә бүлеп бирелгән акча күләме дә арткан инде. 2016 елда бу максатка республика бюджетыннан 1 миллион сум бүлеп бирелгән булса, быел – 2 миллион сум.
Закон бозу турында хәбәр итү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә кирәк. Шуннан соң “Халык контроле” бүлегенә кереп, Татарстан Республикасы территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында хәбәр җибәрергә.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:
- “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”
- “Җәмәгать туклануы”
- “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү”.
Закон бозу факты расланганнан соң хәбәр җибәрүчеләргә акчалата бүләк бирелә.