Шәхси мөлкәти яки мөлкәти булмаган хокукларыгызны бозган яисә матди булмаган байлыкларыгызга кизәнгән гамәлләр белән физик, йә әхлакый зыян китерелгән очракта, шулай ук билгеләнгән башка очракларда сез мораль зыянны компенсацияләүгә дәгъва кыла аласыз. Мораль зыян, аерым алганда, туганнарыгызны мәңгегә югалтуга, гаилә, табиб серен ачуга, намусыгызга, эштәге дәрәҗәгезгә зыян китерердәй ялган мәгълүматлар таратуга бәйле булырга мөмкин (РФ Гражданлык кодексының 151 статьясындагы 1 өлеше, 1064 статьясындагы 1 п.; РФ Югары Суды Пленумының 20.12.1994 ел, N 10 карарындагы 2 п.).
Мораль зыян мөлкәти зыянны каплауга бәйсез рәвештә компенсацияләнә (РФ Гражданлык кодексының 1099 ст. 3 п.; 07.02.1992 ел, N 2300-1 Законның 15 ст.).
Мораль зыянны каплауга нигез булып шәхси мөлкәти булмаган хокукларны бозучы яки гражданинның матди булмаган башка байлыкларына кизәнүче гамәлләр тора (РФ Гражданлык кодексының 151 ст., 1099 ст. 1 п.).
Мораль зыянны, аерым алганда, түбәндәге очракларда компенсацияләргә була:
- васыять серләрен бозу (РФ Гражданлык кодексының 1123ст.);
- тиешсез реклама тарату аркасында хокуклар һәм мәнфәгатьләрне бозу ( 13.03.2006 ел, N 38-ФЗ Законның 38 ст.);
- персональ мәгълүматлар өлкәсендә хокукларны бозу ( 27.07.2006 ел, N 152-ФЗ Законның 17 ст.);
- танышу чикләнгән мәгълүматны таратуга бәйле рәвештә хокукларны һәм мәнфәгатьләрне бозу ( 27.07.2006 ел, N 149-ФЗ Законның 17 ст.);
- туроператор яки турагент тарафыннан туристлык продуктын гамәлгә ашыру шартларын үтәмәү ( 24.11.1996 ел, N 132-ФЗ Законның 6 ст.);
- җитештерүче (эш башкаручы, сатучы, вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы РФ законнарында һәм хокукый актларында күздә тотылган кулланучы хокукларын бозу (зыян китерүченең гаебе булганда) ( 07.02.1992 ел, N 2300-1 Законның 15 ст.).
Мораль зыян китергән өчен җаваплылык мондый зыян китергән затка йөкләнә. Зыян китерүдә гаепләнелүче зыян китерүдә гаебенең юклыгын раслауга бурычлы (РФ Югары Суды Президиумы тарафыннан расланган ( 20.12.2016) РФ Югары Судының суд практикасына күзәтүнең (№4, 2016 ел) 4 п.).
Сез теләсә нинди күләмдә мораль зыянны компенсацияләүне таләп итә аласыз. Шулаен-шулай, әмма суд барыбер компенсация күләмен билгеләгәндә закон бозучының ни дәрәҗәдә гаепле булуыннан, зыян күрүченең индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле рәвештә физик һәм мораль газапларының ни дәрәҗәдә булуыннан, шулай ук акылга сыешлылык һәм гаделлек таләпләреннән чыгып кына эш итә (РФ Гражданлык кодексының 1101 ст. 2 п.).