Лениногорск муниципаль районының хәмер базарындагы хәлләр турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Индус кызы Михеева сөйләп үтте.
Шулай итеп, нинди үзгәрешләр бар соң? 2017 елның 1 июленнән 1500 миллилитрдан артыграк сыешлы полимер савытта алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидрны мондый савытка тутырып ваклап сатарга ярамый (“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктының 15 пунктчасы).
Очрашуда Россия эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча бүлеге начальнигы Александр Васильевич Мищихин алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә ачыкланган закон бозулар турында сөйләп үтте.
Табиб – психиатр-нарколог Владимир Геннадьевич Баганов хәмердән агулануларга һәм суррогат хәмер куллануның аянычлы нәтиҗәләренә кагылып үтте.
«Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Ильяс Рәсим улы Кашапов исә “Татспиртпром” заводы җитештерә башлаган яңа төрдәге хәмер продукциясе, сувернир продукциясе, сәүдә предприятиеләре өчен отышлы акцияләр һәм тәкъдимнәр турында сөйләде.
Эшмәкәрләрнең он-лайн кассалар турында сорауларына дәүләт өлкән салым инспекторы Рамил Рәфыйк улы Галимов җавап бирде.