Истәлеккә фото бүләк итче...

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Фотосурәтебез сыйфатлы килеп чыксын, озак еллар буе яшьлегебезне искә төшереп, бик әйбәт килеш саклансын өчен беренче чиратта фотоаппаратның шәп булуы кирәк. Тик менә сатып алынган товарыбыз сыйфатсыз булып чыкса, төшерми башласа, яисә фотосурәтләр  начар килеп чыкса, нишләргә?

Кайбер җитештерүчеләр, тасма телләнеп, фотоаппаратларының эссегә дә, суыкка да, кар-буран, ишеп яуган яңгырга да “исләре” китмичә, менә дигән итеп фотога төшерүгә сәләтле булуларын мактап туя алмый. Әмма бу чыннан да шулаймы икән соң?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына кулланучыларыбыз еш кына сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару яки сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру мәсьәләләре буенча киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итә. Арада шулай ук фотоаппаратлары сафтан чыгуга бәйле рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр дә булгалый.

Әйтик, С.дигән гражданин безгә нәкъ менә шундый проблемага юлыгуын белдерде. “Кибеттән фотоаппарат сатып алган идем. 40 минут кына файдаланырга өлгердем – сүнде. Бу сыйфатсыз фотоаппарат өчен түләнгән акчамны кире кайтарып буламы”, – дип сорады ул.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының 4 статьясы (алга таба – Закон) нигезендә, килешү төзегәндә сатучыга кулланучы товар сатып алуының конкрет максатлары турында җиткергән икән, сатучы кулланучыга шушы максатлар өчен файдалануга яраклы товар тапшыруга бурычлы.

Законның 18 статьясы нигезендә, кулланучы техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр ачыкласа (товарны тапшырганнан соң 15 көн эчендә), сатучы бу кимчелекләр турында алдан кисәтеп куймаган очракта, шул исәптән сату-алу килешүен үтәүдән баш тартуга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итүгә хокуклы. Кулланучы сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кимчелекле товарны кире кайтарырга тиеш.

Товарда кимчелекләр ачыкланганда, кулланучыга нинди гамәлләр кылырга?

Кимчелек ачыкланган очракта, язмача претензия (ике нөсхәдә) әзерләп, кичекмәстән сатучыга бу хакта хәбәр итәргә. Претензиядә Закон нигезендә күздә тотылган таләпләрнең берсе күрсәтелергә тиеш. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: кимчелекләрнең килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс кузгалган очракта сатучы үз хисабына  экспертиза үткәрергә тиеш (кимчелекләр гарантия срогы эчендә ачыкланган очракта). Кулланучы экспертиза үткәрүне карап торуга һәм аның нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта экспертиза бәяләмәсен суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итүгә хокуклы.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча теге яки бу сорауларыгыз килеп туса, түбәндәге адрес буенча (шәхсән кабул итү, шулай ук телефон аша) мөрәҗәгать итегез: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й. Тел.: (8-843) 277-94-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International