Җаваплылыкның әлеге формасы иң киң кулланыла торган җаваплылык формаларыннан берсе булып тора, чөнки ул ихтыярый рәвештә түләнергә тиеш. Әмма кулланучылар хокукларын яклау буенча суд карарларын өйрәнгәндә, кулланучыларның шулай ук судка мөрәҗәгать итеп тә неустойка алу хокукыннан файдаланулары турында нәтиҗә ясарга була.
РФ Гражданлык кодексының 330 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта, аерым алганда, бурычны үтәү срогы чыккан очракта, бурычлы киредиторга түләргә тиешле булган, закон яки килешү нигезендә билгеләнгән акча неустойка (штраф, пеня) булып таныла.
Гражданлык-хокукый җаваплылыкның әлеге формасы “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законда (23, 23¹, 28, 30, 31 ст.ст.) да билгеләнгән.
Шуны аерым билгеләп үтү мөһим: “Судлар тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында бәхәсләр буенча гражданлык эшләрен карап тикшерү турында” 28 июнь, 2012 ел, № 17 РФ Югары Суды Пленумы карарының 32 пункты нигезендә, сатучы, җитештерүче (вәкаләтле оешма яки вәкаләтле хосусый эшмәкәр, импортер) “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 20, 21, 22 статьяларында күздә тотылган срокларны санга сукмау сәбәпле кулланучы үзенә кимчелекле товар сатудан килеп чыккан башка таләпне куйса, югарыда телгә алып үтелгән срокларны бозган өчен неустойка (пеня) кулланучы тарафыннан “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 18 статьясында күздә тотылган яңа таләп куелганчы түләтелә.
Инде билгеләп үтелгәнчә, алдан түләп куелган товарны җибәрү срокларын бозган өчен дә неустойка формасында җаваплылык каралган.
Неустойка түләтү өчен бурычларны үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү фактын билгеләү дә җитә.
Шунысын да белеп тору мөһим: РФ Гражданлык кодексының 333 статьясы нигезендә, түләнергә тиешле неустойка күләменең бурычны үтәмәү нәтиҗәләренә туры килмәве ачыктан-ачык күренеп торса, суд неустойка күләмен киметә ала. Бурычны эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы зат үтәмәгән очракта суд бурычлының мондый киметү турында гаризасы нигезендә неустойканы киметүгә хокуклы.