Куллану базарын нәтиҗәле төстә үстерүгә куллану базарында товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә карата дөрес таләпләр куя белгән, намуссыз сатучылар һәм эш башкаручыларга, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә битараф кала алмаган таләпчән кулланучыны тәрбияләмичә генә ирешеп булмый.
Арча районында кулланучыларның санга сугылмаган хокукларын торгызуга ярдәм итүдән тыш, кулланучы буларак, халыкның аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чараларга да зур игътибар бирелеп килә. Моңа бәйле рәвештә 2017 елның 3 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча районы Сеҗе авыл җирлегенә керүче Сикертән авылында куллланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту чарасын оештырды.
Хезмәткәрләребез авыл халкын иң элек ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге һәм ведомствоның вәкаләтләре белән кыскача гына таныштырып үтте.
Авылда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарның төп нигезләмәләре - “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре җиңел генә телдә аңлатылды.
Очрашуда катнашучыларга кулланучы өчен мәгълүмати материаллар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.