Эшмәкәрләргә шул гына кирәк – кояш үзенең нурларын мулдан сирпи башлауга, алар Менделеев шәһәр пляжында палаткалы сәүдә оештырып җибәрде. Шулай итеп, яр буе ял итүчеләр өчен кирәкле барлык вак-төяк – тәнгә суыклык йөгертә торган эчемлекләр, туңдырма, тәм-том, камыр ризыклары, тәмәке һәм … сыра белән тулды.
Гади сатып алучы гамәлдәге закон нигезендә стационар булмаган сәүдә объектларында алкогольле продукцияне ваклап сатуның тыелганлыгын белмәскә дә мөмкин. Ә менә сатучылар бу хакта бик яхшы белә һәм Законга каршы килеп булса да, һаман шул кесә ягын калынайтырга тырыша.
Тикшерү нәтиҗәсендә палаткада 26 шешә сыра законсыз әйләнештән алынды. Эшмәкәр үзе РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча беркетмә төзү өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына чакыртылды.