Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 4 августы, җомга

2017 елның 4 августында күчмә чара кысаларында ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында яшәүчеләр белән очрашу булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге үткәргән чара Яңа Кенәр авылы китапханәсендә узды.

Кабул итү барышында барлыгы 8 кешегә киңәш-табыш бирелде. Бүлек белгечләре гражданнарга торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Шулай итеп,  мөрәҗәгать иткән гражданнарның һәрбарчасы тулы,  квалификацияле җаваплар ишетү мөмкинлеге алды.

Соңгы вакытларда кыйммәтле товарларны кредитка сатып алганда, сатучыларның кулланучыларга төрле иминиятләштерү полисларын көчләп тагуы модага керде. Болар – кулланучыга көндәлек тормышта көтелмәгән теге яки бу хәлләрдән үзенчәлекле бер саклану  чарасы, имеш.  Анысы шулайдыр да, тик сатучылар, кулланучыларның хокукый яктан аң-белемнәре аксавыннан файдаланып, иминиятләштерү полисына иминиятләштерү предметын түгел, ә товарның маркасын гына язып, хәйләгә керешкән. Нәтиҗәдә кулланучыларга, иминиятләштерү очрагы килеп чыкса да, үзләренә тиешлесе бирелми кала. Мондый очракларда иң мөһиме  - югалып калмыйча, Арча территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар судта яки суд тәртибендә кулланучыга үзенең хаклы булуын расларга ярдәм итәчәк, дип аңлатылды.

Бүлек хезмәткәрләре гражданнарны мондый чараларда активрак катнашып, юридик яктан аң-белемнәрен үстерү өчен, компетентлы белгечләребездән бушлай консультацияләр алырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International