Хәмер продукциясе юкка чыгарылачак

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

2017 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм (яки) әйләнештә йөртүне кисәтү чараларын тормышка ашыру турында” 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары нигезендә, моңа кадәр законсыз әйләнештән алынып, алга таба юкка чыгару өчен, суд карарлары нигезендә конфискацияләнгән  2697 литр күләмендә хәмер продукциясен «Росспиртпром» АҖ вәкилләренә тапшырды.

Моннан тыш 2017 елның 3 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында  стандартлар, санитария кагыйдәләре һәм гигиена нормативлары таләпләренә туры килмәгән, законсыз әйләнештән алынып, законлы көченә кергән суд карарлары нигезендә конфискацияләнгән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне «Росспиртпром» АҖ вәкилләренә тапшыру булды. Барлыгы 1465,774 литр күләмендә продукция тапшырылды, шуның  1051,76 литры – хәмер продукциясе һәм 414,014 литры – спиртлы продукция.

Алкогольле һәм спиртлы продукция Белгород өлкәсендә юкка чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International