Агымдагы елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетыннан бер хосусый эшмәкәр кибетләрендә товарны озату документларыннан башка гына хәмер продукциясен – сыра һәм сыра эчемлекләрен сату турында мөрәҗәгать алынды.
Территориаль орган хезмәткәре, югарыда телгә алып үтелгән вакыйгада административ хокук бозу билгеләренә күрсәтүче мәгълүматларның барлыгын игътибарга алып, эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатты һәм административ тикшерү билгеләде.
25-28 июльдә территориаль орган белгечләренең Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән административ тикшерү кысаларында сәүдә объектлары тикшерелеп, барлыгы 64,97 л күләмендә хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынды. Продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган документларсыз гына сатылуы билгеләнде.
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Россия Федерациясе Федераль законы (алга таба - № 171- Закон) нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләре алкогольле продукциягә керә.
№ 171-ФЗ Законның 26 статьясындагы 1 пункты нигезендә, җитештерү һәм әйләнешенең легальлеген раслаган документлардан: товар-транспорт накладноеннан һәм аңа белешмәләрдән башка гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү тыела.
Хосусый эшмәкәр РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды. Тикшерү материаллары беркетмә төзелгәннән соң судка җибәреләчәк.