Алабуга шәһәрендә – Бөтенроссия Спас ярминкәсе

2017 елның 8 августы, сишәмбе

2017 елның 4-6 августында Алабугада Россиянең 170 шәһәре һәм авылыннан 950дән артыграк декоратив-гамәли сәнгать остасы катнашында 10 нчы – юбилей Бөтенроссия Спас ярминкәсе гөрләде.

Ярминкә, гадәттәгечә, Алабуганың тыюлык өлеше территориясендә – Шишкин буалары, “Яшьләр” стадионы тирәсендә һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарында үткәрелде.

Алабуга шәһәре халкына һәм кунакларга азык-төлек, шулай ук азык-төлек булмаган товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде. “Алабуга ит консервлары комбинаты” АҖ үз продукциясенең киң ассортиментын (паштетлар, тушенка, боткалар) халык хозурына чыгарды. Җирле предприятиеләр: “Алабуга тәм-томнары” ҖЧҖ, “Алабуга Сөте” ААҖ,   «Эссен» Сәүдә йорты, «Елабуга УкупрПласт» ҖЧҖ, “Рынок” ҖЧҖ базары эшмәкәрләре товарларның төрледән-төрле ассортименты белән шаккатырды.

Ярминкәдә ювелир әйберләр, милли киемнәр, модалы кием-салым, мамыктан эшләнгән әйберләр, сәнгати тукылган әйберләр, керамика, гжель, сәнгати эшкәртелгән тиредән әйберләр, кисәкләрдән тегелгән әйберләр һәм курчаклар,  нәкышь, чокып ясалган әйберләр, бизәкле металл эшләнмәләр, металл челтәрләр, юкә кабыгыннан, пыяла, чыбыктан эшләнгән әйберләр һ.б. сатуга чыгарылды. Ярминкәдә шулай ук бал шәһәрчеге эшләде.

Чарада Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Раиф кызы Муллина катнашты. Шулай итеп, бәйрәмдә хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар сәүдәгә, хезмәт күрсәтүләргә һ.б. бәйле сорауларына җаваплар да ишетте.

Профессиональ артистларның, фольклор һәм цирк коллективларының чыгышлары исә ярминкә бизәгенә әйләнде. “Осталар шәһәре”ндә теләгендә булган барча кеше өчен үз куллары белән сувенирлар эшләү буенча мастер-класслар оештырылды.

Спас ярминкәсе көннәрендә Россиянең төрле шәһәрләреннән кыңгырау сәнгате һәм тынлы музыка осталары катнашында Кыңгырау чыңы фестивале дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International