Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына маркировкасы булмаган алкогольле продукция ташу факты буенча материал керде.
Алынган материалларга караганда, полиция хезмәткәрләре «Малиновка» юл-патруль постында Мәскәү шәһәре ягыннан Казан шәһәре юнәлешендә Коми Республикасының Усинск шәһәре егете “иярләгән” бер машинаны туктаткан. Документларын һәм автомобилен тикшергәндә, шәраб тутырылган һәркайсы 30ар литр сыешлы дүрт пластик савыт табылган.
Машина йөртүче үзенең аңлатмасында шәрабне Киров шәһәренә – танышының сөекле кызы туенча бүләк сыйфатында алып килергә ниятләгәнлеген күрсәткән.
Зеленодол территориаль органы әлеге факт буенча машина йөртүчегә карата РФ КоАП 15.12 статьясындагы 4 өлешендә күздә тотылган административ хокук бозу билгеләре буенча эш кузгатты һәм хуҗасыннан тартып алынган продукциягә экспертиза үткәрүне билгеләде.