Туристларның яраткан маршруты

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы башкаласы – Казан шәһәре актив төстә халыкара эшчәнлек алып бара. Быел Казан Конфедерацияләр кубогында катнашучылар һәм кунакларны кабул итсә, 2018 елда шәһәребездә Футбол буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк. Ә бу, үз чиратында, Татарстан башкаласының туристларны күбрәк җәлеп итүенә китерә.

Бүген сатучылар алдында куелган төп бурычларның берсе -  кулланучыларның, шул исәптән туристларның ышанычын яулау.  Гомумән, ышаныч  - клиентларның товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә, компания персоналына уңай мөнәсәбәттә булуы дигән сүз ул. Кулланучыларның күпләп килүе кибетнең тотрыклылык һәм уңышлы төстә эшләү күрсәткече булып тора бит. Әйтергә кирәк, эшмәкәрнең һәркайсы “яңа” сатып алучыларны җәлеп итү генә түгел, “искеләрен” саклап калуның да бик мөһим булуын яхшы аңлый. Чөнки “сарафан радиосы”ннан да яхшырак реклама юк. Ә менә сәүдә эшчәнлегендә заманча, дөнья күләмендәге дәрәҗә-биеклеккә ирешү өчен хуҗалык итүче субъектларның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү шарт.

Шуны истә тотып, Казан территориаль органы белгечләре “Иске шәһәр” префектурасы хезмәткәрләре белән берлектә, куллану базарында закон бозуларны кисәтү һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан, сувенир продукциясен сату белән шөгыльләнүче хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен “Түгәрәк өстәл” үткәрде.

“Иске шәһәр” префектурасы туристлар маршрутлары арасында аерым бер урын алып тора. Ул, фәкать Казан Кремленнән генә калышып, икенче урында. “Иске шәһәр” префектурасы территориясендә 96 мәдәни мирас объекты урнашкан, шуның 7се федераль әһәмияткә ия. Аның территориясендә сувенир продукциясе белән сәүдә итү оештырылган, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтелә, төрле чаралар һәм тематик кичәләр үткәрелә.

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренең игътибары кулланучы өчен күренеп торган урында мәҗбүри тәртиптә күрсәтелергә тиешле мәгълүматларга; товарлар, шулай ук товарларның аерым төрләрен, шул исәптән аудиовизуаль әсәрләр һәм фонограммалар, текстиль, трикотаж, тегелгән әйберләрне сату үзенчәлекләренә, кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлегенә юнәлдерелде. Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре; сатудагы товарларга бәя белешмәлекләрен рәсмиләштерү һәм аларны урнаштыру кагыйдәләре аңлатылды.

Низаглы хәлләргә юл куймау һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатлы булу зарурилыгы чарага җыелган халыкның аерым игътибар үзәгенә алынды. Хәзерге вакытта хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту ваклап сату сәүдәсен үстерүнең иң мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора: ул эштә төгәллек һәм җәһәтлекне, кибет хезмәткәрләренең товарларны, аларның үзенчәлекләрен үзләренең биш бармагыдай бик яхшы белүен; сатып алучыга киңәш (консультация) бирү осталыгын; итагатьлелек һәм әдәплелекне күздә тота. 

Шулай итеп, Казан шәһәренә килүче туристлар саны арту сәбәпле куллану базарында закон бозуларны кисәтү чараларын үткәрү Казан территориаль органы эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсенә әйләнде, дип әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International