Сорау – җавап

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Сорау: Сыйфатсыз телефонны кире кайтарганда, сатучы башта сыйфат тикшерүе уздыру, ә инде кимчелекнең килеп чыгуы турында бәхәс купканда, экспертиза да үткәрү зарурилыгын әйтте. Бу процедураларны үткәрү шартлары һәм аларның аермасы нидән гыйбарәт?

Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законында (алга таба – Закон) товарда теге яки бу кимчелекләр ачыкланган очракта товарга сыйфат тикшерүе һәм экспертиза үткәрелергә мөмкин булуы билгеләнгән.

Законның 18 статьясында билгеләнгәнчә, кулланучы сыйфатсыз товарга юлыкканда, сатучының сыйфат тикшерү үткәрүгә хокукы бар.

Сыйфат тикшерүе нигезендә кимчелекнең (кимчелекләр) булуы, аларның килеп чыгу сәбәпләре һәм характеры (җитештерү характерында булуымы, әллә инде  кулланучы гаебе беләнме килеп чыгуы) билгеләнә.

Сатучы үз көче (сәүдә оешмасының штаттагы хезмәткәрләре көче) белән яки башка белгечләрне (оешмалар), мәсәлән, сервис үзәкләре белгечләрен җәлеп итеп товар сыйфатына тикшерү үткәрергә мөмкин. Кайбер очракларда сатучылар, фәкать авторизацияләнгән сервис үзәгендә генә сыйфат тикшерүен үткәрергә мөмкин, дип белдерә. Бу дөрес фикер түгел – закон һәм җитештерүче белән килешүле мөнәсәбәтләр нигезендә, авторизацияләнгән сервис үзәкләре фәкать ремонт белән генә шөгыльләнә. Сыйфат тикшерүен тиешле өлкәдә белгеч булып торучы теләсә кайсы зат башкарырга мөмкин. Белгечне сайлап алу хокукына исә фәкать сатучы гына ия.

Экспертиза үткәрүгә нигезләр һәм аның максатлары, аны үткәрүгә хокуклы затлар:

Түбәндәге шартларда (барысы бергә) экспертиза үткәрү максатка ярашлы булачак:

• сатучы инде сыйфат тикшерүен үткәргән булса;

• кулланучы сыйфат тикшерүе нигезендә билгеләнгән кимчелекнең килеп чыгу сәбәпләре белән килешмәсә;

• кулланучы экспертиза үткәрүне таләп итсә.

Югарыда телгә алып үтелгән шартларның берсе генә булмаса да экспертиза үткәрүгә сәбәп юк, дигән сүз, чөнки бу процедура кимчелекнең килеп чыгуы сәбәпләре турында кулланучы белән сатучы арасында килеп чыккан бәхәсне ахыргача хәл итү максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International