Сорау – җавап

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Сорау: Шкаф китерделәр, дәгъваларым юк, дип кул куеп, алып калдым. Соңыннан гына ишегендә тырналган эзләр күреп алдым. Кибет шкаф ишеген алыштырып бирүдән баш тарта. Нишләргә?

Җавап: Кабул итеп алганчы, кимчелекләренең бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен, мебельне бик игътибар белән карап-тикшереп чыгарга кирәк. Мебельне караганда, яньчелү, тырналу кебек механик зыян килүләрне яки мебельнең төзелгән килешү шартларына туры килү-килмәвен: төсенең, үлчәменең һ.б. сез теләгәнчә булу-булмавын ачыкларга мөмкин. Мондый кимчелекләрнең булуы турында мебельне караганда ук әйтергә һәм аларны кабул итеп алу актына язып куярга кирәк.

Бу очракта, мондый хәл өчен күздә тотылган таләпләрнең берсен күрсәтеп (товарны башкасына алыштыру, кимчелекләрен юкка чыгару яки түләнгән акчаны кире кайтару), 2 нөсхәдә язмача претензия төзергә, бер нөсхәсен сатучыга бирергә, икенчесен (кабул иткән затның имзасы һәм кабул итү датасы белән), алга таба гамәлләр кылу өчен, үзегездә сакларга кирәк.

Гарантия срогы эчендә сатучы товарны кабул итеп, сыйфат тикшерүе, кирәк булганда – экспертиза да үткәрергә тиеш. Сез товарга сыйфат тикшерүе һәм экспертиза үткәрүне карап тора аласыз. Аларның нәтиҗәләре белән килешмәгәндә, мондый нәтиҗәләрне суд тәртибендә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкинсез.

Әмма актка кул куйганнан соң гына сатып алучының мебельгә механик зыян килүен ачыклавына бәйле бәхәсләр иң катлаулысы булып санала. Россия Федерациясе законы нигезендә, оешма товарны кулланучыга тапшырганчы килеп чыккан брак өчен генә җавап бирә. Бәйсез экспертиза (сез шуны үткәрүне таләп итә аласыз) шкаф ишегендәге тырналган эзләрнең кайчан барлыкка килүен  дәлилли алмаска да мөмкин. Килеп туган мондый хәлдә бик күп нәрсә сатучыдан  - аның җаваплылыгыннан һәм ни дәрәҗәдә намуслы булуыннан (ә бу кадәресе бер генә закон актында да билгеләнмәгән) тора.

Бездән киңәш шул: үзегезгә китереп бирелгән товарның сыйфатлы икәнлегенә һәм нәкъ менә сез заказ биргән товар булуына инанганчы, бер нәрсәгә дә кул куймагыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International