Гражданнар мөрәҗәгатьләре – аерым игътибар үзәгендә

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында гражданнар мөрәҗәгатьләре, алар буенча үз вакытында карарлар кабул итү мәсьәләсе һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә тотыла. Быел Әлмәт территориаль органына барлыгы 1867мөрәҗәгать алынды. Аларның һәркайсы буенча тиешле чаралар күрелә. Җаваплар закон нигезендә билгеләнгән срокларда бирелә.

Торак-коммуналь өлкәсе буенча мөрәҗәгатьләр, шикаятьләргә килгәндә, бу шикаятьләр, объектив төстә, төрле яклап тикшерүне һәм үз вакытында карарлар кабул итүне тәэмин итү өчен, Әлмәт муниципаль районы торак инспекциясе, башкарма комитеты хезмәткәре белән, кирәк булган очракларда – мөрәҗәгатьне, шикаятьне җибәргән гражданин катнашында карала.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү – күп кырлы, һәм ул территориаль орган эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Аны хәл кылуны оештыру ысулларының күп төрлелеге, ахыр килеп, хокук яклау эшчәнлегенең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуында чагылыш таба. Ә инде эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре нәкъ менә эшчәнлекләренең нәтиҗәсен яхшыртуга омтыла да.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International