2017 елның 9 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Әтнә үзәк китапханәсендә гражданнар белән очрашу оештырып, чарада катнашкан барча кешегә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге нормалар һәм кагыйдәләрне аңлатты. Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь иинспекциясе тәкъдиме белән үткәрелде.
Чарада азык-төлекне сайлап алу кагыйдәләре, кирәкле мәгълүматларның төрелмәдә кайсы урында һәм ничек күрсәтелүе игътибар үзәгенә алынды. Куллану базары өлкәсендәге мәсьәләләрне судка кадәр һәм суд тәртибендә хәл кылу турында мәгълүматлар, шулай ук сатучы (җитештерүче) исеменә претензияләр тутыру буенча тәкъдимнәр ирештерелде.
Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә гражданнарны кызыксындырган барлык сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барчасына кулланучы өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.