Биредә көн дәвамында “Азбука потребителя” күргәзмәсе эшләп торды. Анда теләгендә булган барча кеше “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон, мәгълүмати материаллар, китаплар һәм газета-журналлар белән танышты. Хезмәткәрләребез мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә куллану, шул исәптән туристлык хезмәте күрсәтү өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләр буенча киңәш-табышлар бирде. Шулай итеп, территориаль орган хезмәткәрләре мөрәҗәгатъ итүчеләргә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында ничек итеп акыллы кулланучыга әйләнергә, кирәк булган очракта үз хокукларыңны ничек якларга кирәклеге турында аңлатты.
Кибет хезмәткәрләре исә халыкны вакытлы матбугат белән таныштырып, илебезнең төрле почмаклары, Россия төбәкләренең күренекле урыннары турында сөйләде.