Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына N дигән кулланучы көн кадагына суга торган сорау белән мөрәҗәгать итте: “Товарга банк картасы белән түләгәндә, кайбер кибетләр, “тере” акча белән түләү өчен, товар бәясеннән өстәмә процентлар билгели. Законга сыешлы хәлме бу?”
Чаллы территориаль органы белгечләре, кулланучылар хокукларын яклау турында законга (I бүлегенә үзгәрешләр кертелеп, 16.1 статьясы пәйда булды) таянып, түбәндәгеләрне аңлатты: “Сатучы (эш башкаручы) кулланучы теләгенә карап, илкүләм түләү инструментларыннан файдалану юлы белән, шулай ук “тере” акча белән товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) өчен түләү мөмкинлеген тәэмин итүгә бурычлы.
Товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) түләү кулланучы тарафыннан, сатучы (эш башкаручы) күрсәтүе буенча, илкүләм түләү системасы турында Россия Федерациясе законы нигезендә түләү хезмәтен күрсәтүче илкүләм түләү системасы субъектлары аша исәп-хисаплар ясау юлы белән хәл ителергә мөмкин, федераль законнарда яки Россия Федерациясенең бүтән норматив-хокукый актларында башкача күздә тотылмаса.
Товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) “тере” акча средстволары белән түләгәндә, кулланучының сатучы (эш башкаручы) алдындагы товарга (эш, хезмәт күрсәтү) түләү буенча бурычлары сатучыга (эш башкаручы) яки физик затлардан түләүләрне кабул итү эшчәнлеген хәл кылучы түләү агентына (субагент) “тере” акча средстволарын кертү мизгеленнән кертелгән акча средстволары күләмендә үтәлгән булып исәпләнелә.
Товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) банк счетын ачмыйча гына кулланучы тарафыннан тапшырылган “тере” акча средстволарын күчерү юлы белән түләгәндә кулланучының сатучы (эш башкаручы) алдындагы товарга (эш, хезмәт күрсәтү) түләү буенча бурычлары кулланучының кредит оешмасына яки илкүләм түләү системасы турында Россия Федерациясе законы нигезендә эшчәнлек алып баручы банк түләү агентына (субагент) “тере” акча сердстволарын кертү мизгеленнән кертелгән акча средстволары күләмендә үтәлгән булып исәпләнелә.
Товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) “тере” акчасыз исәп-хисаплар ясау кысаларында акча күчерү юлы белән түләгәндә, кулланучының сатучы (эш башкаручы) алдындагы товарга (эш, хезмәт күрсәтү) түләү буенча бурычлары акча средстволарын күчерү турында боерыкта күрсәтелгән суммада, кулланучыга хезмәт күрсәтүче кредит оешмасы аның үтәлешен раслау мизгеленнән, үтәлгән булып исәпләнелә.
Товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) түләгәндә, сатучыга (эш башкаручы) бер үк төрле товарларга (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) карата, аларга “тере” акча белән яки “тере” акчасыз исәп-хисаплар ясау кысаларында акча түләү ысулына бәйле рәвештә, төрле бәяләр билгеләү тыелган.
Сатучы (эш башкаручы) кулланучыга бу статьяның 1 пункты таләпләрен бозу аркасында китерелгән зыян өчен җаваплылык тота.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында” 7 февраль, 1992 ел, № 2300-I Россия Федерациясе Законы нормаларыннан шул килеп чыга: сатучы (эш башкаручы) банк картасы белән түгел, ә “тере” акча средстволары белән һәм, киресенчә, “тере” акча средстволары белән түгел, ә банк картасы белән товарга (хезмәт күрсәтү) түләгәндә, өстәмә процентлар билгеләүгә хокуклы була алмый.