Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылында гражданнарны кабул итүнең чираттагысын үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан ведомство компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итүнең график нигезендә үткәрелеп килүен искәртик.
Авылда яшәүче 7 кеше кабул итүгә килеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча киңәш-табыш сорады.
Халыкны кызыксындырган түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде:
• техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу турында;
• таләпләр кую сроклары турында;
• җитештерү заказларын үтәү һәм мебель китерү срокларын санга сукмау турында;
• сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары турында;
• сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына таләпләр кую сроклары турында.
Гражданнарга өстәмә рәвештә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы начальнигы әлеге торак пунктта эшләүче авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен семинар да үткәрде.
Аларга сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүматлар җиткерелергә, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән раслануы, тикшерелгән үлчәү җайланмасын булдыру зарурилыгы турында аңлатылды.
Моннан тыш, шул исәптән хәмер базарында закон бозуларны кисәтү максатында булдырылган “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының (https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov) ничек эшләве турында сөйләп үтелде.
Агарту эшенең һәр этабы чараларда катнашучыларга куллану базары өлкәсендә күп кенә сорауларга җавапларны үз эченә алган мәгълүмати буклетлар һәм «Вестник потребителя» газетасын өләшү белән төгәлләнде.
Күчмә кабул итүләр вакытында кулланучылар белән әнә шундый очрашулар үткәрү традициягә керде инде. Әйтергә кирәк, авылларда күчмә кабул итүләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне, авылдан чыкмыйча гына, урында хәл кылу мөмкинлеге бирә.