Машиналарга ихтыяҗ үсү автомобильләргә запас частьләр сатучы кибетләр һәм стационар булмаган сәүдә урыннары артуга китерде. Ә бу, үз чиратында, кулланучылар хокукларын бозулар саны ишәюгә сәбәп булып тора. Ник дигәндә, кайбер сатучылар “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законында күрсәтелгән кулланучылар хокукларын үтәргә тиешлекләрен онытып җибәрә. Моннан тыш, запас частьләрнең кайберләре очсызлы товар булудан чыгып, күп кенә сатучылар, янәсе, йөз-ике йөз сум аркасында сатып алучы суд сукмагын таптамаячак, димәк, аның ниндидер хокукларын кысудан берни булмачак, дип тә уйлый.
Әнә шуларны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре хосусый эшмәкәр В.Д.Җамалиевның автомобильгә запас частьләр кибетендә сатучылар өчен өйрәтү характерында семинар үткәрде. Сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормаларын, РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен аңлату чараның төп максатына әйләнде.
Кулланучы “корыч аты”на теге яки бу запас часть сатып алганда, һичшиксез, билгеле бер максатына ирешүгә – автомобилен ремонтлаганда файдалануга яки шуны өстәмә җиһаз сыйфатында урнаштырып, машинасының техник характеристикасын яхшыртуга исәп тота. Әмма тормышта төрле хәлләр була бит. Әйтик, сатып алынган запас часть кайвакыт сыйфатсыз яки кулланучы автомобиленә яраксыз да булып чыгарга мөмкин.
Мондый хәлләрдән чыгу юллары гамәлдәге законда күздә тотылган. Әмма әле товар алганчы ук гамәлдәге законда каралган кулланучы хокукларыннан белеп файдаланганда, моның ише хәлләрне булдырмый да калырга мөмкин. Чөнки кайбер очракларда “товарның яраксыз булып чыгуы” нәкъ менә аларның үзләренә бәйле. Биредә сүз кулланучының җитештерүче (сатучы) һәм товарлар турында мәгълүмат алуга хокукы турында бара.
Әлеге хокукларны тормышка ашыруга карата, һичшиксез, ике як та – кулланучы да, сатучы да кызыксынулы булырга тиеш. Әмма кулланучыларның бу хокукларын сатучылар еш боза. Кулланучыга үз хокуклары турында алдан ук мәгълүм булмаса, яраксыз яки сыйфатсыз товар сатып алу куркынычы нык арта.
Иң элек кулланучыга тәгаенләнгән теләсә кайсы мәгълүмат рус телендә булырга тиеш. Шуңа күрә товардан файдалану буенча инструкция рус теленә тәрҗемә итемәгән килеш кенә бирелсә, рус телендәге тәрҗемәсен кыю төстә сорарга кирәк. Сатучы, янәсе инструкциядән башка гына да җиһаз белән җиңел генә эш итәргә була, дип инандырырга маташаса да, кулланучының рус телендә документ таләп итүгә яки товарны сатып алудан баш тартуга хокукы бар. Өстәвенә РФ Хөкүмәтенең 15 август, 1997 ел, №1037 карары нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә мәгълүматлары рус телендә күрсәтелмәгән азык-төлек булмаган чит ил товарларын сату тыелган.
Шуны аерым игътибар үзәгенә алу кирәк: “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ законында, товар (эш, хезмәт күрсәтү) турында дөрес булмаган яки тулы булмаган мәгълүмат күрсәтелү аркасында килеп чыккан зыянны каплау турында кулланучы таләпләрен карап тикшергәндә, кулланучының товар үзенчәлекләре һәм характеристикалары турында махсус белемнәргә ия булмавы турында фикер йөртүдән чыгып эш итәргә кирәк, диелгән. Димәк, сатучының, товардан файдалану кагыйдәләрендә күрсәтелмәсә дә, бу әйберләр бар кешегә дә мәгълүм яки аларны болай да белергә була, дип төкерек чәчүе дөрес гамәл була алмый, чөнки Законда, товардан дөрес файдалану өчен кулланучыга үзенә уйланырга, өйрәнергә кирәк, дип язылмаган. Кулланучыга товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү – сатучының (хәтта җитештерүче булып тормаса да) турыдан-туры бурычы.
Ахырда сатучылар үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдерде. Алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга квалификацияле, тулы җаваплар ишетеп, очрашудан мәмнүн калды.