ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Казанда Конфедерацияләр кубогына ярышлар үткәрү вакытында 21 хокук бозу очрагын ачыклады

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Казанда Конфедерацияләр кубогына ярышлар үткәрү вакытында 21 хокук бозу очрагын ачыклады – тыю кертелүгә карамастан, кайбер сәүдә объектлары ярышлар барган көннәрдә дә хәмер саткан булып чыкты. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе әйтүенчә, Конфедерацияләр кубогына ярышлар алдыннан ТР Министрлар Кабинеты карары басылып чыккан – бу карарда хәмер сату туктатылырга тиешле зоналар күрсәтелгән. Шуңа да карамастан, Дәүләт алкоголь инспекциясе 21 хокук бозу очрагын ачыклаган.

“Конфедерацияләр кубогына ярышлар үткәрү көннәрендә 21 хокук бозу очрагын ачыкладык”, - дип хәбәр итте Әхмәтханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International