Татарстанда яшәүчеләр, хәмерне законсыз сату очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итеп, җәмгысе 412 мең сум күләмендә акча эшләгән. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
2017 елның 1 гыйнварыннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, “Халык контроле” системасына этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә закон бозу фактлары турында мәгълүмат тапшырган гражданнар матди яктан бүләкләнә. Бу максатка 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Төнлә, шулай ук хәмер эчемлекләре белән сәүдә итү өчен күздә тотылмаган нокталарда хәмер сату турында вакытында хәбәр итүчеләргә акча бирелгән дә инде.
Әлегә республика гражданнары хәмер сатканда норматив документларны бозу турында расланган хәбәрләре өчен 30дан 90 мең сумга кадәр акча ала.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә “Кайнар линия” телефоны (+7 (843) 278-92-79) эшләп килүен дә искәртеп үтәргә кирәк.