2017 елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенә турыдан-туры кагылышлы кайбер федераль законнар кабул ителгән.
Бу хакта “Эшлекле сишәмбе”дә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина хәбәр итте. Ул алкогольле продукция җитештерү һәм сату кагыйдәләрен бозган өчен юридик һәм физик затларга җинаять һәм административ җаваплылыкны көчәйтү буенча федераль законга нинди яңа үзгәрешләр, өстәмәләрнең кертелүе турында тәфсилләп сөйләде.
Моннан тыш Лилия Муллина быелның 1 августына Алабуга районында гамәлдәге законнарны бозуның 20 очрагы теркәлгәнлеге турында да хәбәр итте. Болар: тиешсез вакытта һәм лицензиягә ия булмаган килеш кенә хәмер продукциясе сату, өй шартларында ясалган спиртлы продукция сату, балигъ булмаганнарга алкогольле продукция (сыра) сату.
Административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерү кысаларында 7,1 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынып, барлыгы 135 мең сумлык административ штраф салынган һәм 132,5 мең сум күләмендә штраф түләтелгән.