Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге 2017 елның 23 августыннан 2017 елның 10 ноябренә кадәр кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрә. Конкурс массакүләм мәгълүмат чараларын кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен киң яктыртуга җәлеп итү максатыннан чыгып уздырыла.
Конкурсның төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен пропагандалауга; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту ысуллары һәм формаларын камилләштерүгә; кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә республика гражданнарының аң-белемнәрен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән журналистларны ачыклау һәм бүләкләү.
Конкурска 2017 елның ноябрь-декабрендә йомгак ясала.
Конкурс турында нигезләмә Кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы порталына (http://tatzpp.ru/) “Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча конкурс” бүлегенә урнаштырылган.