Җавап: Россия Федерациясе Гражданлык кодексы (алга таба – РФ ГК) нигезендә, бурычлар шул исәптән килешүдән килеп чыга. Сатучы һәм сатып алучы килешү төзегәндә үзләренә түбәндәге бурычларны кабул итеп ала.
РФ ГК 492 нче статьясы нигезендә, товарларны ваклап сату буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы сатучы сату-алу килешүе буенча сатып алучыга шәхси, гаилә, йорт ихтыяҗы өчен яки эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган башка ихтыяҗ өчен билгеләнгән товар тапшыру бурычын үз өстенә ала.
Законда яки ваклап сату-алу килешүендә башкача күздә тотылмаганда, сатучының сатып алучыга касса чегы яки товар чегы яисә товар өчен түләгәнлекне раслаган башка документ тапшыру мизгеленнән башлап, ваклап сату-алу килешүе тиешенчә формада төзелгән булып санала.
Сатучы кулланучы белән ваклап сату-алу килешүен төзеп, килешүдә бәя килештерелгән булса (килешү яклар тарафыннан имзаланса), сатучы нәкъ менә шул бәядән товарны сатуга бурычлы.
Сатып алучы исә әлеге килешүдә билгеләнгән сумманы кертә. РФ ГК 500 статьясы нигезендә, сатып алучы ваклап сату-алу килешүен төзегән вакытта сатучы тарафыннан игълан ителгән бәя буенча товар өчен түләүгә бурычлы, законда, бүтән норматив-хокукый актларда башкача күздә тотылмаганда яки бурычның асылыннан башкача килеп чыкмаганда.
РФ ГК 310 статьясы нигезләмәләре буенча, бурычларны үтәүдән бер яклы тәртиптә баш тарту һәм аның шартларын бер яклы тәртиптә үзгәртү рөхсәт ителми, законда күздә тотылган очраклардан тыш. Сату-алуга карата, сатып алучы товарны кабул итеп алудан яки аның өчен түләүдән баш тартканда, сатучы тарафыннан бер яклы тәртиптә баш тарту (бер яклы тәртиптә бурычларны үзгәртү) рөхсәт ителә.
Кулланучы белән үзара килешүдә сатучыга бер яклы тәртиптә товар бәясен арттыру хокукын бирү шарты каралган очракта мондый шарт законсыз булып санала.
Товар җибәрүченең бәяне арттыру сәбәпле сатучыга китерелгән зыян товарга түләү буенча үз бурычын тиешенчә үтәгән кулланучыга берничек тә кагыла алмый.
Шул рәвешле сатучының килешүдә күрсәтелгән товар бәясен бер яклы тәртиптә үзгәртүгә хокукы юк.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау буенча теге яки бу сорауларыгыз килеп туган очракта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең адрес: Казан ш., Һади Такташ ур, 94 й. Тел.:(8-843) 277-94-96.