Сорау – җавап 4

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Сорау: Товарга заказ биреп, бәясенең бер өлешен алдан түләп куйган идек. Килешүдә күрсәтелгән товарны китерү срогы җитте инде, ә товар һаман юк. Нишләргә?

Җавап: “Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законында бу мәсьәләгә аерым статья багышланган.

Законның 23.1 статьясында алдан түләп кую турындагы шарт белән сату-алу килешүенә карата таләпләр күздә тотылган. Сатучы кулланучыдан товарның бер өлеше өчен алдан түләттереп куя икән, сатучы сату-алу килешүендә товарны китерүнең төгәл срогын күрсәтүгә бурычлы.

Сатып алучы товарга заказ биргәндә һәм бәясенең бер өлешен алдан түләп куйганда, товарны китерүнең төгәл срогы (конкрет дата яки алдан түләп куелганнан соң билгеле бер көннәр саны) күрсәтелгән сату-алу килешүен рәсмиләштерүне таләп итүгә хокуклы.

Еш кына сатучы белән сатып алучы арасында килешүдә күрсәтелгән товарны китерү көннәре санына бәйле аңлашылмаучанлыклар килеп чыккалый.  Бу сан төгәл генә әйтелмәгәндә, сатучы эш көннәре санының күздә тотылганлыгын алга сөрсә, кулланучы календарь көннәрен саный. Шуңа күрә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен килешүнең бу пункты бик төгәл күрсәтелгән булырга тиеш.

Товарны китерү срогы санга сугылмаган очракта кулланучы үзе өчен түбәндәгеләрнең берсен билгеләргә тиеш: бу конкрет товар үзе өчен бик кирәк  һәм ул аны көтәргә әзер, яисә мондый товар үзенә  ашыгыч төстә кирәк булганлыктан, аны башка җирдән сатып алырга әзер икәнен.

Беренче очракта кулланучы сатучыга товарны китерүнең башка срогын (аны язмача претензиясендә күрсәтергә тиеш) билгеләүгә хокуклы.

Икенче очракта кулланучы язмача претензиясендә алдан түләп куелган акчасын кире кайтару турында таләпне куярга тиеш. Бу таләпнең, куелганнан соң 10 көн эчендә, сатучы тарафыннан канәгатьләндерелүе шарт.

Игътибар! Әлеге ике очракның һәркайсында Закон сатучыга товар китерү срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен кулланучыга товар өчен алдан түләп куелган суммасының 0,5%ы күләмендә  неустойка (пеня) түләү бурычын йөкли. Неустойка (пеня) сату-алу килешүе буенча товар тапшырылырга  тиешле көннән товарны кулланучыга тапшыру көненә кадәр яки алдан түләп куелган суммасын кире кайтару турында кулланучы таләбен канәгатьләндерү көненә кадәр түләтелә.

Неустойка календарь көннәрендә исәпләнелә. Неустойканы исәпләүнең соңгы көне булып кулланучыга алдан түләп куелган суммасын кире кайтару көненә кадәр килгән дата тора.

Заказ бирелгән товарны озак көтү зыянга китерсә, кулланучы аны сатучыдан тулы күләмендә каплауны таләп итүгә хокуклы.

Кирәкмәгән бәхәсләшүләрдән котылу  йөзеннән, товарны озак көтүдән китерелгән зыян күләмен документлар нигезендә раслау хәерлерәк.

Сатучы мәсьәләне ихтыярый төстә хәл кылырга теләмәгән очракта, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының  11 статьясы нигезендә, кулланучы тарафыннан куела торган барлык дәгъвалар һәм мөлкәти характердагы таләпләр судта карап тикшерелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International