Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре “Зәңгәр Күл” балалар савыктыру лагере белән хезмәттәшлек итеп, инде менә берничә җәй рәттән балаларга кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәреп килә.
Җәй, шул ук вакытта каникул да ахырына якынлашып килә. Шуны истә тотып һәм дә балаларны әкренләп кенә белем бирү процессына тартып кертү максатыннан, 18 августта Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре дүртенче смена – йомгаклау сменасында чираттагы очрашу үткәрде.
Лагерьда ел саен асылда шул бер үк балалар ял иткәнлектән, күбесенә без сөйләгән әйберләр мәгълүм иде. Ә менә мондый файдалы мәгълүматларны белмәүчеләргә белгечебез яшь кулланучы өчен тәгаенләнгән бик кызыклы мәгълүматлар ирештерде.
Материалны яхшырак үзләштерсеннәр өчен балаларга “Куллану экстремизмы” һәм “Кулланучы хокуклары” дигән темага берничә мультфильм да күрсәтелде.
Шуннан соң әңгәмә барышында мультфильмнарның эчтәлеге һәм үзләштерелгән белемнәр буенча фикер алышу булды. Очрашу ахырында белгечебез сорашып-белешү рәвешендә малай-кызларның кулланучы хокуклары өлкәсендәге белемнәрен дә тикшереп карау җаен тапты.
Балалар гадәти булмаган җәйге дәрестә зур канәгатьлек хисе белән катнашып, киләсе елда кабат очрашу теләген җиткерде.