Хәмер продукциясен законсыз саткан өчен җаваплылык көчәйтелде

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

Ел башыннан бирле Ютазы районы территориясендә алкогольле продукция әйләнеше өлкәсенә контрольлек итү буенча барлыгы  860 чара (узган елдагыга караганда 296га күбрәк) үткәрелгән, шул исәптән 157 сәүдә объекты, 56 торак йорт һәм 647 транспорт чарасы тикшерелгән. Шул рәвешле гамәлдәге законны бозуның 33 очрагы ачыкланып, 740 литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган.

2017 елның 30 июнендә “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына алкогольле продукцияне законсыз сатуга җаваплылыкны көчәйтү ягыннан үзгәрешләр кертү турында”  29.07.2017 ел, № 265-ФЗ Федераль закон үз көченә кергән.

Моннан тыш физик затлар, хосусый эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан алкогольле һәм азык-төлек максатындагы спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен аерым статья гамәлгә кертелгән. Аерым алганда, хәзер гражданнар, продукциясе конфискацияләнеп, 30дан 50 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

Шулай ук әлеге закон нигезендә алкогольле һәм спиртлы продукциягә кагылышлы мәгълүматларны ЕГАИСта теркәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән; гражданнарга һәм вазыйфаи затларга салына торган административ штраф күләме сизелерлек арткан.

Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы да кырыслана: агымдагы елның  26 августында “Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында”  26.07.2017 ел, № 203-ФЗ Федераль закон үз көченә керәчәк.

Аерым алганда, алкогольле һәм азык-төлек максатындагы спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен, бу гамәл кабатланган очракта, җинаять җаваплылыгы кертелә – балигъ булмаган затларга алкогольле продукцияне кабат сатудан тыш (моның өчен РФ Җинаятьләр кодексының 151.1 статьясында җәза чарасы күздә тотылган инде).


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International