Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында алкогольле продукцияне ваклап сату күләменең 2016 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 5%ка үсүен искәртте. Шул исәптән Татарстанда җитештерелгән аракыны ваклап сату күләме дә артты, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов суррогат темасына аерым тукталып үтте. Быелның беренче яртыеллыгында 36 районда хәмердән агулануның 349 очрагы теркәлгән. Бу – 2016 елның шул ук чорындагыга караганда 17,5%ка кимрәк. 150 очрак үлем-китем белән тәмамланган.
Быел Татарстан хәмер базарын җайга салу өлкәсендәге федераль законга төрле үзгәрешләр тәкъдим иткән, аерым алганда, җаваплылык чаралары көчәйтелгән.
Моннан тыш Татарстан Президенты хәмер базары өлкәсендә “Халык контроле” системасының эш нәтиҗәсен яхшыртырга кушты. Беренче яртыеллыкта республиканың нибары 18 районыннан гына сигналлар алынган. “Җәмәгатьчелекне легаль булмаган хәмергә каршы көрәшү процессларына җәлеп итәргә кирәк. Барлык муниципалитетларда да әлеге эшне көчәйтү таләп ителә”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул тикшерү йомгаклары буенча агымдагы елның беренче яртыеллыгында 1416 хуҗалык итүче субъектта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 1664 очрагы ачыклануын хәбәр итте. Иң күп закон бозу очраклары – Казанда, Чаллы һәм Түбән Камада. Ачыкланган закон бозу очраклары саны 2016 елның шушы ук чорындагыга караганда 32%ка арткан.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, “2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогын үткәрү чорында Казан шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сату һәм куллануны чикләүләр турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын үтәү йөзеннән, хәмер продукциясен сату буенча тыюлар һәм чикләүләргә бәйле закон бозу фактларын ачыклау-кисәтү эшен башкарган. Футбол ярышлары уздырылган көннәрдә – дүрт көн эчендә закон бозуның 21 очрагы ачыкланган. Барлык гаеплеләр дә административ җаваплылыкка тартылган.
Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, 2017 елның 6 аенда чама белән 70 мең литр күләмендә алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынган. Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми күләме 10 миллион 449 мең сум тәшкил иткән.