Әгерҗе шәһәрендә комплекслы чара уздырдык

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

2017 елның 22 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Л.Р. Муллина Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты бинасында Әгерҗе муниципаль районы эшмәкәрләре, оешмалары һәм район халкы өчен комплекслы чара үткәрде.

2017 елның июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге өлкәсенә турыдан-туры кагылышлы кайбер федераль законнар кабул ителүгә бәйле рәвештә, алкогольле продукция җитештерү, сату кагыйдәләрен бозган өчен юридик һәм физик затларга җинаять, административ җаваплылыкны көчәйтү буенча федераль законга нинди үзгәрешләр, өстәмәләрнең кертелүе турында тәфсилләп аңлатылды.

Шулай ук Л.Р. Муллина, “Күп балалы гаиләгә мәктәпкә җыенырга булыш!” дигән хәйрия акциясен тормышка ашыру кысаларында Әгерҗедә яшәүче аз керемле бер гаиләгә мәктәп кирәк-яракларыннан торган бүләк тапшырды.

Моннан тыш Л.Р. Муллина гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде. Гражданнарны кабул итүнең буласы турында алдан ук район муниципаль сайты аша хәбәр итеп куелган иде. Күчмә кабул итү, график нигезендә, Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты бинасында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International