Халыкара авиарейслар пассажирлары игътибарына!

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Хәзер рейсларның тоткарлануы, багаж югалту һәм аңа зыян килү, пассажирның һәлак булуы авиарейсларның Монреаль конвенциясе буенча компенсацияләнәчәк.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының ратификацияләү грамотасы 22 июньдә теркәлгән иде. Билгеләнгән кагыйдәләр нигезендә, 60 көн узганнан соң, ягъни  21 августта Монреаль конвенциясе үз көченә керде. Шулай итеп, Россия әлеге килешүдә катнашучы  127нче дәүләткә әйләнде.

“Роспотребнадзор” тарафыннан 2017 елның 5 апрелендә “Кайбер халыкара һава транспорты кагыйдәләрен бердәйләштерү өчен Россия Федерациясенең Конвенциягә кушылуы турында” ирештерелгән мәгълүматлары нигезендә, Монреаль конвенциясен ратификацияләү һава транспорты өлкәсендә Россия законын халыкара хокук нормаларына туры китерү мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә авиатранспортка көндәшлек шартларын үстерүгә һәм авиакомпанияләрнең җаваплылыгын арттыруга ярдәм итәчәк.

Һава транспорты законын Монреаль конвенциясе нормаларына туры китерү, рейсны тоткарлау яки кичектерү, багажга зыян китерү яки аны югалту кебек  авиатранспорт кагыйдәләрен бозган өчен түләнелә торган компенсациянең артуы хисабына пассажир авиатранспорты өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрне кулланучыларның хокукларын сизелерлек яхшыртачак.

Россия Федерациясе Һава кодексы нормалары буенча рейсны тоткарлау аркасында китерелгән зыян өчен компаниянең җаваплылыгы тоткарланган һәр сәгать өчен  1875 сум (әмма билет бәясенең 50 процентыннан да күбрәк булмаган күләмдә) тәшкил итсә, яңа кагыйдәләр буенча компенсация билет бәясенең яртысы белән генә чикләнмичә, 332 мең сумга кадәр булачак ( 4150 махсус күчерү (заимствование) хокукы  - СПЗ).

СПЗ – Халыкара валюта фонды (МВФ) чыгара торган ясалма резерв һәм түләү средствосы ул. Банк счетларында язулар рәвешендә генә, банкнотлары юк. СПЗ курсы һәр көн саен бастырып чыгарыла, һәм ул төп биш валютадан: АКШ доллары, евро, Кытай юане, иена һәм стерлинг фунтыннан торган кәрҗиннең доллар бәясе нигезендә билгеләнә.

Багажны югалтканда авикомпаниянең компенсациясе күләменә килгәндә, хәзер ул, багаж бәясен төгәл генә билгеләп булмаганда, 1 кг (багаж) өчен 600 сумнан артмый. Монреаль конвенциясе буенча исә авиакомпаниянең җаваплылыгы багажның юкка чыгу,  аңа зыян килү яки аны бирүне тоткарлау очрагында һәр пассажирга карата  1000 СПЗ (78 мең сум чамасы) күләмендә компенсация белән билгеләнә.

Гамәлдәге Россия Федерациясе Һава кодексы нигезендә, пассажирның гомере һәм сәламәтлегенә зыян китерү очрагында компенсация күләме 2 миллион сумнан артмый. Монреаль конвенциясендә исә бу сан 4 тапкырга диярлек артыграк, һәм анда авиакомпаниянең, һәр пассажир өчен компенсация күләме 100000 СПЗдан (7,8 миллион сум чамасы) артып китмәгәндә, пассажир гомере һәм сәламәтлегенә карата үз җаваплылыгын юкка чыгара яки чикли алмавы күздә тотылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International