Лаеш районы эшмәкәрләре белән очрашу

2017 елның 25 августы, җомга

Очрашуга алкогольле продукция сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр чакырылды.

Чара район советының зур залында булды. Киңәшмәне Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, икътисад һәм эшмәкәрлек бүлеге начальнигы  Виктор Тябин үткәрде.

Очрашуда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы  Марина Егорова  хәмер, аерым алганда, сыра әйләнешенә бәйле рәвештә законга кертелгән яңалыклар турында сөйләп үтте. Ул “Халык контроле” системасының мөһимлеге турында аерым басым ясап әйтте. Аның ярдәмендә теләсә кем хәмерне законсыз төстә сату турында хәбәр итеп, тиешле матди бүләк алырга мөмкин, диде Марина ханым.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган төстә җитештерү һәм әйләнештә йөртүне ачыклауга ярдәм иткән гражданнарга түбәндәге категорияләр буенча матди бүләкләү кертелде:

• “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү” (ничек туры килсә - шулай җитештерү, лицензиясез җитештерү (яшерен цехларда, гаражларда һ.б.), алкогольле һәм спиртлы продукцияне зур күләмнәрдә тутыру, эшкәртү; легаль булмаган хәмер продукциясен ташу (контрабанда) (шул исәптән чит илләрдән);

• “Сәүдә кагыйдәләрен бозу” ( 22.00дән 10.00 сәгатькәчә хәмер сату; сәүдә предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янында урнашкан булуы; алкогольле продукцияне лицензиягә ия булмаган килеш кенә, стационар булмаган сәүдә объектында сату; контрафакт хәмер продукциясен сату; “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сату);

• “Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкогольле продукция сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары янында урнашкан булуы).

Эшмәкәрләр үзләрен кызыксындырган сораулар бирде. Алар арасыннан – сатып алучыларга товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматлар күрсәтелергә тиешлеге, сатудагы товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы һ.б. турындагы сораулар/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International