Җәйнең иң кызган чагы– җиләк-җимеш вакыты! Әлбәттә инде, җәйге эсседә файдалы һәм тәмле эчемлек – җиләк-җимештән үзең ясаган сок эчеп сусауны басудан да рәхәте юк!
Мәгълүм булганча, җимеш-мазардан яңа сыгып алынган сок, сусауны басу белән беррәттән, бөтен организм өчен сихәт китерердәй витаминнар һәм минералларга да бай. Агачы яки куагыннан яңа гына өзеп алынган җиләк-җимеш согында консервантлар юк, һәм ул кибетнекенә караганда күпкә тәмлерәк һәм файдалырак та.
Шуны истә тотып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыларыбызны өй шартларында сок-фреш әзерләү өчен иң әйбәт сок ясау җиһазын сайлап алу серләренә төшендермәкче.
Сок чыгару аппараты, конструкциясе һәм эшләү принцибына карап, түбәндәгечә булырга мөмкин:
универсаль (үзәктән кудырышлы мотор белән);
шнеклы (салкын ысул белән сок чыгару өчен);
пресслы (цитрус үсемлекләрен эшкәртү өчен).
Пресслы агрегатлар цитруслы үсемлекләрдән, җиләктән, шулай ук орлыклы җимешләрдән сок ясау өчен кулай. Пресслы җайланма, җимешнең йомшагы белән, куе эчемлек эшләп чыгара. Гомумән, цитруслы җимешләрдән фреш ясау өчен билгеләнгән җайланмалар – бик гади һәм очсыз. Аларның кул белән һәм электр белән эшли торганнары бар.
Үзәктән кудырышлы аппаратлар, универсаль, дип йөртелә. Чөнки алар ярдәмендә җиләк-җимеш һәм яшелчәнең төрле төрләреннән сок әзерләргә мөмкин. Яшелчә һәм җиләк-җимеш өчен билгеләнгән мондый җайланма ярдәмендә эчемлекләрне бик тиз һәм җиңел генә ясарга була – чөнки барысы да автоматлаштырылган. Мондый җайланмада, вак орлыклыларыннан тыш, теләсә кайсы җиләк-җимешне эшкәртергә була.
Ә инде шнеклы аппарат – бик көчле прибор. Ул теләсә нинди каты продуктны, шул исәптән томат һәм җиләкләрне “эһ” тә итмичә эшкәртү мөмкинлеге бирә. Шнеклы “соковыжималка” ярдәмендә соклар гына түгел, бәлки пюре, джемнар әзерләргә, яшел тәмләткечләрдән, чикләвектән сок сыгып алырга, тәмләткечләр ясарга була.
Универсаль сок чыгару аппаратлары фәкать электр тогы белән генә эшли. Бу приборлар үзәктән кудырышлы көч ярдәмендә җиләк-җимештән сок бүлеп чыгара, шуңа күрә исеме дә шулай – җисеменә туры китереп уйлап табылган. Мондый ысул белән чыгарылган сок үтә күренмәле, ачык төстә була. Үзәктән кудырышлы сок чыгару аппаратларының төп өстенлеге – эчемлекне тиз генә вакыт эчендә әзерләү мөмкинлеге бирүендә. Моторының көчле булуы нәтиҗәсендә бер порция сокны бер-ике минут эчендә үк әзерләргә була.
Барлык төрдәге яшелчә һәм җиләк-җимешләр өчен нинди сок чыгаргыч сайларга? Иң яхшысы – шнеклы җайланма. Мондый җайланманың эшләү принцибы иттарткычныкына охшаш. Бу сок чыгару аппараты үзенең “корсагы”на эләккән теләсә кайсы продуктның согын тамчысын да калдырмыйча сыгып ала. Ул җиләк, томат, виноградның гына түгел, бәлки үсемлекләр, төрле ашлык һәм чикләвекләрнең дә “кирәген бирә”.
Намуслы, әйбәт җитештерүчеләр җайланма корпусын металлдан яки нык пластиктан ясыйлар. Сок чыгару аппаратының детальләре тутыкмас корычтан эшләнгән булырга тиеш.
Центрифугалы приборларда егәрлеге иң мөһим критерий булып тора. Егәрлек күрсәткече 400–700 Вт чикләрендә тирбәлсә, димәк, аппаратның җитештерүчәнлеге әйбәт, дигән сүз. Иң кулай әйләнеш саны минутына 8000–10000 күрсәткечен тәшкил итәргә тиеш. Шнеклы сок чыгару аппаратлары өчен 150–200 Вт нормаль егәрлек булып санала. Шулай ук сок савытының күләмен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Кайбер модельләре ике-өч порциягә генә исәпләнгән, савытының сыешлыгы да 400–500 мл чамасы гына. Күбрәк эчемлек ясарга кирәк икән, зуррак савытлысына (1–1,5 литрлы) тукталу шарт. Тизлекне күчерү мөмкинлегенең күздә тотылган булуы әйбәт: димәк, куелыгы төрлечә булган эчемлекләр ясап булачак, дигән сүз.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Югарыда бәян ителгән киңәшләребезне тотсагыз, менә дигән сок чыгару җайланмасын бик җиңел генә сайлап алачаксыз!