Бензинның сыйфатсыз булуы сәбәпле автомобиль сафтан чыкса, түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк.
АЗСта ягулык салганда, сез товарны (бу очракта – автомобиль ягулыгын) сату-алу буенча хокукый мөнәсәбәтләргә керәсез. Автомобилегездән эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле максатларда түгел, ә шәхси максатларда файдалану очрагында әлеге мөнәсәбәтләр Гражданлык кодексы, шулай ук “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары нигезендә җайга салына.
АЗС, сатучы буларак, товарының сыйфатсыз булып чыкканы өчен, шулай ук сыйфатсыз ягулыктан файдалану аркасында кулланучы милкенә китерелгән зыян өчен тулысынча җавап бирә. “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законының 14 статьясында, РФ Гражданлык кодексының 1095 статьясында болай диелгән: товарның кимчелекле булуы аркасында кулланучының гомере, сәламәтлеге һәм милкенә китерелгән зыян тулы күләмендә капланырга тиеш.
Шуңа күрә ягулык салганнан соң “корыч ат” “киреләнә” башласа, кичекмәстән ягулык салу станциясе фирмасы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Претензиягә түбәндәге документларны кушып бирү шарт: ягулык сатып алганлыкны раслаган касса/товар чегын; сыйфатсыз ягулык салу аркасында автомобильдә төзексезлекләр килеп чыгуны раслаган техник хезмәт күрсәтү бәяләмәсен яки башка дәлилләрне; китерелгән зыян күләмен раслаган документны (заказ-наряд, техник хезмәт күрсәтү станциясенең түләү өчен бирелгән счетын, түләгәнлеккә квитанцияне).
Сыйфатсыз товар (шул исәптән бензин) сату аркасында китерелгән зыянны каплау турында таләпне карап тикшерү һәм канәгатьләндерү срогы 10 көн тәшкил итә. Сатучы зыянны каплау турында таләпне ихтыярый тәртиптә канәгатьләндермәгән очракта судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ягулыкның сыйфатына карата претензия алынган очракта сатучы кичекмәстән ягулык салу колонкасыннан контроль проба алырга һәм сатудагы ягулыкны үз хисабына лабораториядә тикшертергә тиеш.
Сатучы кулланучы таләбен канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, сыйфатсыз ягулык куллану аркасында двигательгә зыян килү фактын билгеләү максатыннан, автомобильнең бензин багындагы ягулыкка, шулай ук “корыч ат”ның двигателенә бәйсез экспертиза үткәрүне оештырырга кирәк.