ЕГАИСны, бар син, алдап кара!

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Зеленодол районының «Атлашкино-1» бакчачылык ширкәте территориясендә тиешле мәгълүматларны Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (алга таба - ЕГАИС) теркәмичә генә алкогольле продукциянең сатылуы турында мөрәҗәгать керде.

Территориаль орган хезмәткәрләре кузгатылган административ эш кысаларында кибетне тикшереп, шул тикшерү барышында җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган товарны озату документларыннан (товар-транспорт накладнойлары һәм аларга белешмәләр) башка гына алкогольле продукциянең (сыра) сатылуын билгеләде. Нәтиҗәдә хәмер продукциясе әйләнештән алынды.

 Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт сервисының «Электронные услуги HYPERLINK "https://service.fsrar.ru/auth/login"Росалкогольрегулирования HYPERLINK "https://service.fsrar.ru/auth/login" для организаций»  бүлегендә урын алган мәгълүматлар буенча, бу кибеттә эшчәнлек алып баручы хосусый эшмәкәрнең, чыннан да,  ЕГАИСка тоташмаганлыгы ачыкланды.

“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” 22 ноябрь, 1995 ел, №171-ФЗ Федераль законның 8 статьясы нигезендә, сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр күпләп сатучылардан сыра сатып алу фактын ЕГАИСта теркәргә тиешләр. Сыраны ваклап сату исә ЕГАИСта теркәлми.

Шул рәвешле күпләп сатучылардан товар сатып алу фактын ЕГАИСта теркәмәгән килеш, товарны җитештерү һәм әйләнештә йөртүнең легальлеген раслаган товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә алкогольле продукцияне (сыра) әйләнештә йөртү факты билгеләнде генә түгел, расланды да.

Хәзер хосусый эшмәкәргә карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  14.16 статьясындагы 2 өлеше һәм 14.19 статьясы буенча административ тикшерү уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International