Легаль шешәләрдә – легаль булмаган хәмер

2017 елның 29 августы, сишәмбе

2017 елның 24 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Чүпрәле районы полиция бүлегеннән Иске Чүпрәле авылындагы кибетләрнең берсендә ЕГАИСта теркәмичә генә «Усадская Хлебная»  аракысын сату турында материал алынды.

Карап торышка, сатып җибәрелгән хәмер фальсификат билгеләренә ия булган: бөкесенә кемнеңдер кулы тигәнлеге, продукциядә тутыру датасының күрсәтелмәгәнлеге билгеләнгән.

Нәтиҗәдә кибетне тикшерү барышында 4 литр чамасы продукция сатудан алынган.

Сатучы суррогатны кибет директоры китергәнлеген,  ЕГАИСның контроль-учет аппараты аша уздырмыйча гына сатарга әмер биргәнлеген аңлаткан.

Әйләнештән алынган продукциягә экспертиза үткәрелеп, продукциянең ГОСТ таләпләренә туры килмәве һәм кеше иминлеге таләпләренә җавап бирмәве билгеләнгән.

Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре әйләнештән алынган продукция шешәләренең икенче тапкыр кулланылганлыгын ачыклады. Чөнки  Хәмер базарын җайга салу буенча федераль хезмәт сервисының «Электронные услуги HYPERLINK "https://service.fsrar.ru/auth/login "Росалкогольрегулирования HYPERLINK "https://service.fsrar.ru/auth/login" для организаций»  бүлегендәге мәгълүматлар буенча, сатудан алынган шешәләрдәге маркалар белән хәмер продукциясенең инде моңа кадәр үк Казан шәһәре кибетләрендә сатылганлыгы билгеләнде.

Әлеге фактка нигезләнеп, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының  14.16 статьясындагы 2 һәм 3 өлешләрендә һәм  14.19 статьясында күздә тотылган административ хокук бозу билгеләре буенча административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International