Полиция хезмәткәрләре Алексеевск – Верхний Колок автомобиль юлында машиналар салонын тикшергәндә Казахстан Республикасында җитештерелгән хәмер продукциясенә тап булган. Барлык продукциядә дә Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировканың юклыгы билгеләнгән. Шулай итеп, хокук саклау органнарының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә бер көн эчендә 64 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе хуҗаларыннан тартып алынган. Мәсәлән, гр. Р.Г. Шәфыйгуллин һәркайсы 0,5әр литрлы 119 шешә «Кристалл» аракысыннан мәхрүм ителгән.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре маркировкаланмаган хәмер продукциясен ташу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрә.