Менделеевскида хәмер әйләнеше өлкәсендә законга кертелгән үзгәрешләр буенча фикер алышу булды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Утыздан артыграк эшмәкәр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Лилия Муллина һәм Менделеев районы хакимияте башлыгы Альберт Саттаров белән очрашты.

Киңәшмә башында Лилия Муллина “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе кысаларында күп балалы ана Елена Стаматига, улы Георгий өчен, уку кирәк-яраклары җыелмасын тапшырды. Бу малай быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк: сабый 4 нче мәктәпкә бара.

Шуннан соң очрашу барышында хәмер сатканда һәм  ЕГАИС системасыннан файдаланганда кибет хезмәткәрләренең еш очрый торган хаталары, хәмер базарындагы хәлләрне тотрыклыландыру һәм көндәшлекне үстерү мәсьәләләре, спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнештә йөртүне хокукый яссылыкта җайга салу проблемалары каралды.

Шул рәвешле түбәндәгеләр аңлатылды:

1. № 203-ФЗ Федераль законга тиешле лицензиядән башка гына зур күләмдә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештергән өчен (РФ Җинаятьләр кодексының 171.3 ст.) җинаять җаваплылыгы һәм физик зат яки хосусый эшмәкәр тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен – бу гамәл берничә тапкыр кабатланган очракта (РФ Җинаятьләр кодексының 171.4 ст.)   - җинаять җаваплылыгы кертелә.

Моннан тыш әлеге закон нигезендә ялган акциз маркаларын һәм махсус маркалар җитештергән, саткан өчен (РФ Җинаятьләр кодексының 327.1 ст. 3, 5 һәм 6 өлешләре) җинаять җаваплылыгы көчәйтелгән. Мондый очракта җинаять аеруча авыр җинаятькә кертелеп, шул исәптән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җаваплылыкны күздә тота.

2. № 265-ФЗ федераль закон нигезендә физик затлар, хосусый эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан алкогольле һәм азык-төлеккә кертелгән спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен (РФ КоАП 14.17.1ст.) административ җаваплылык кертелә, тиешле лицензиягә ия булмаган өчен (РФ КоАП 14.17 ст. 3 өлеше), этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнештә йөртү һәм куллану күләменең билгеләнгән  учетын алып бару тәртибен бозган өчен ( РФ КоАП 14.19 ст.), шулай ук этил спирты, алкогольле һәм  спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнештә йөртү өлкәсендә дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) хәл кылучы органның вазыйфаи затының законлы таләпләрен үтәмәгән өчен ( РФ КоАП 19.4 ст.)җәза чаралары көчәйтелә.

3. № 278-ФЗ федераль закон нигезендә №171-ФЗ Федераль законга кайбер төзәтмәләр кертелә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә алкогольле һәм азык-төлеккә кертелгән спиртлы продукцияне дистанция ысулы белән ваклап сату турында мәгълүматлар тараткан өчен (РФ КоАП 13.15 ст., 8 өлеше), шулай ук физик затлар тарафыннан алкогольле продукцияне законсыз йөрткән өчен (РФ КоАП 14.17.2 ст.) административ җаваплылык билгеләнә. Моннан тыш этил спиртын җитештерү өчен теркәүгә алынмаган төп техник җиһаздан файдаланган яки аңа ия булган өчен  (РФ КоАП 14.17 ст. 5 өлеше) җаваплылык көчәйтелгән.

 Кайбер хокук бозу субъектлары буенча штрафлар күләмнәре дистәләрчә тапкырга арткан, ә юридик затлар өчен административ штраф күләмен билгеләүнең яңа механизмы күздә тотылган – закон бозучының җыелма кеременнән (әмма 3 миллион сумнан да ким түгел) чыгып  (РФ КоАП 14. 17 ст. 3 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International